Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркеме артисты Иделдә бата язган

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркеме артисты Иделдә бата язган
Видеолардан скриншотлар

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең командасы белән Иделдә яхтада яңа җырга клип төшергән. Җырчы клип төшергәндәге кайбер мизгелләрне видеога яздырып, социаль челтәрдәге аккаунтында урнаштырган.

Илсөя ханым бик матур образда – корабль капитаны булып киенгән. Ә аның командасы – матрослар формасы образында.

Җырда: «Давыл дулый, давыл тынмый, тынмас та ул, күрәсең. Кычкыралар тирә-яктан: «Тукта, тиле, үләсең!». Әгәр кире борылырга, буйсынырга уйласам, «мин» булудан туктар идем, кеше сүзен тыңласам», – дигән сүзләр бар. Шуңа да артист яңа клибын су темасы белән бәйләгән.

Клип төшергәндә имгәнүләрсез булмаган. Музыкант Фәнзил Шәрифуллинның яхтада аягы шуган һәм ул Иделгә төшеп киткән. Шөкер, артист суда батмаган, яхтага кире менә алган. Соңрак музыкант үзе дә шушы видеоны үзенең аккаунтына урнаштырган.

«Съемкалар төгәлләнде. Яңа сезонда сезне бик кызыклы программа көтә. Һәрвакыттагыча, мин башкалардан аерылып тордым. Өстемдә – өр-яңа кием. Суга төшеп киттем. Рәхәт булды. Штраф салмаслар дип өметләнәм», - дип язган ул. Илсөя Бәдретдинова көлә торган смайл куеп: «Берсүзсез, штраф!» – дип язган. Халыкның да кәефе күтәрелгән: «Ничек бу видеоны караудан туктарга?», «әле ярый акулалар ашап бетермәгән», «нигә шулай көлке соң?», «җанашым», «үлеш», – дип язганнар.

Илсөя Бәдретдинова урнаштырган видеога исә: «Яңа клипны зарыгып көтеп калабыз. Бик күңелле һәм искиткеч табигать! Шундый матур көймә, ә аның матрослары һәм капитаны да бар! Кояш батышында затлы сәяхәт! Җыры да тормыш турында. Бөтен коллективның эше чиксез, рәхмәт яусын!», «мондый капитан белән бернинди давыллар да куркыныч түгел», «шәп, бомбезно була бу, иң шәп банда!» – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100