Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үз фанатының гамәленә шаккаткан

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова үз фанатының гамәленә шаккаткан
Фото "Татар-информ" архивыннан

Татар эстрадасының Казандагы концертлар саны буенча рекордсмены Илсөя Бәдретдинова популярлашуның иң биек ноктасына җитте бугай. Хәзер, биеклектән төшәсе була, дип куркуга да калды. Шул уңайдан ул тамашачыларына да мөрәҗәгать иткән иде.

«Казанда 18 көн концерт! 18000 тамашачы. Әле һаман уйлап йөрим. Башка сыймаслык бу минем өчен. Нык зурлап күтәрдегез, кадерлеләрем... Төшергәндә резко бәрмәгез инде», – дип язган иде ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчының популярлыгы белән фанатлары да арта, кыюлана, төрле гамәлләр кыла. Яше-карты куркып булса да кияүгә чакыра, кыз бала «ясап бирергә» дә тәкъдим итүче булды. Әле яңа гына бер фанаты җырчыга беләген фотога төшереп җибәргән. Анда җырчының «ИБ» логотибы белән «тату» ясалган. Илсөя Бәдретдинова шундый адымга баручыдан шокта калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100