Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Сүләшик әле» рубрикасын алып баруын дәвам итә. Бу юлы ул кияү турындагы сорауларга җавап биргән.
«Бик бай, әмма карт кеше булса, аның белән яшәр идегезме?» дигән сорауга: «Ул да азапланыр… Миңа да рәхәт булмас», – дип җавап биргән җырчы.
Җырчыга 24 яшьлек егет кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. «Ә-ә-ә юк… Минем бер малаем бар инде», – дип җавап язган аңа җырчы.