Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана: «Әнием шаманлык белән шөгыльләнүемә каршы»

«Якутиядә төнлә өрәкләр күрү гадәти хәл булса, Татарстанда бер тапкыр да диярлек күргәнем булмады. Якутиядә, өрәкләрдән куркырга түгел, кешеләрдән куркырга кирәк, диләр. Менә синең артыңнан берәр өрәкнең исемең белән эндәшкәне булдымы?! Минем булды», – дип уртаклашты татар эстрадасы артисты Анна Попова.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана: «Әнием шаманлык белән шөгыльләнүемә каршы»
Фотолар Анна Попованың шәхси архивыннан

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың иҗади төркемендә нинди генә милләт кешесе юк. Араларында иң аерылып торганы – зифа буйлы, мөлаем карашлы җырчы, биюче Айсхана. Ул үзе якут милләтеннән. Бүгенге көндә татар телен белә һәм аралаша ала. «Интертат» Айсхананың үзе белән әңгәмә корды.

Айсхана, Казанга ничек килеп эләктең син? Әңгәмәне шуннан башлыйк әле.

Якутия музыка көллиятендә укыганда, студентлар өчен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан хат килде. Анда студентларны үзләренә укырга чакыру турында язылган иде. Көллияттә белем алганда, Якутия мәдәниятен тирәнтен өйрәндек. Төрле спектакльләр куя идек. Тора-бара Казан шәһәрен күрү, анда укуымны дәвам итү теләге барлыкка килде.

2017 елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык иҗаты факультетына укырга кердем. Монда килгәч, университетның тулай торагында яшәдем. Казанда Мәскәүдәге кебек рус телендә генә аралашалар дип уйлый идем. Ә монда татар телендә дә сөйләшәләр икән. Миңа бары 20 яшь. Әлеге зур шәһәр, башкала булган Казанда үземне кечкенә итеп хис иттем.

Рус телен яхшы белмәдем, татар телен бөтенләй дә! Үземнең туган телемдә генә яхшы сөйләштем. Якут милләтендәге бер кыз белән Казанга укырга килгән идек. Безне кафедра җитәкчем каршы алды. Якутиядә яшәгәндә үк аның белән элемтәне тота идек.

Казанга килеп урнашкач, укырга кергәч, кая барырга белмәдек. Кич белән йөреп керергә курка идек. Мин бит кечкенә районнан, дөресрәге – авылдан чит башкалага килдем. Әллә ничек кенә югалып калдым. «Әни, кире сезнең янга кайтсам ярыймы? Мин монда укый алмам», – дип сорадым. «Шулай еракка киткәч, кире кайтма инде», – диде ул (көлә). «Рәхмәт инде, әни. Ярдәм иттең», – дидем (елмая). Әгәр дә әни ул вакытта шулай дип әйтмәгән булса, кире әйләнеп кайткан булыр идем. Хәзер мин шулхәтле Казанны яраттым. Хәтта Якутиягә кире әйләнеп кайту теләге дә юк. Монда яшисем килә. Миңа монда рәхәт. Минем барлык дусларым диярлек монда яши. Икенче гаиләм ул – Илсөя Бәдретдинованың төркеме. Алар миңа нык терәк. Мине яраталар һәм саклыйлар.

Казанга килгәнеңә 6 ел икән инде.

– Әйе, хәзер бар да якын. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда татар мәдәниятен өйрәндем. Студент вакытта безне татар авылына алып бардылар. Татар әбиләре белән сөйләшергә туры килде. Ул вакытта мин бөтенләй татар телен аңламый идем.

Икенче курста Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова белән эшли башладым. Тормышым 360 градуска әйләнде. Татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен тагын да ныграк өйрәнергә керештем. Илсөя Ядкәровна минем белән көн дә шөгыльләнә иде. Ул үзенең җырларын миңа тәрҗемә итеп бирде. Көн дә яңа татар сүзләре өйрәндем. Минем белән гел татарча сөйләште, хәзер дә шулай. Ышанмассыз, әмма мин татар телен өйрәнә алуым белән горурланам. Аңлыйм, сөйләшә дә беләм. Үземнең туган телем – якут телен дә онытмыйм. Әти-әнием белән туган телдә аралашам. Әтием дә, әнием дә – якут милләтеннән. Әниемнең нәсел тамырларында шаманнар да булган.

Илсөя Бәдретдинова берсендә синдә күрәзәче сәләте булуын әйткән иде. Чыннан да күрәсеңме?

Никтер, күрәзәче дигәч, кешеләрдә сихерче дигән ассоциация туа. Якутларда шаманлык бар. Шаманнар кешеләрне начар күзләрдән, бозымнардан чистарта. Әнием шаманлык белән шөгыльләнүемә каршы. Чөнки шаманнар кешеләргә үзләренең бәхетләренең күпмедер өлешен бирергә тиеш булалар. Авылда яшәгәндә, әни миңа кешеләрне чистартырга өйрәткән иде.

Якутиянең кайсы авылыннан буласың?

Мин Саха республикасының Ленский районына керүче Беченча авылыннан. Ленский районының 70 процентын руслар тәшкил итә. Рус телен миңа уртанчы апам өйрәтте. Шаманлыкка килгәндә, әнием аның белән үзе шөгыльләнде. Кешеләрдән бозымны чыгара ала иде. Төрле үләннәр ярдәмендә эшли иде ул аны. Хәзер инде аның белән шөгыльләнми. Дөресен генә әйткәндә, минем 4 ел әти-әнием янына кайтканым юк.

4?!

Әйе (елмая). Әти-әнием белән телефон аша гына аралашып торабыз. Быел сентябрь аенда кайтырга планлаштырам.

Әти-әниең янына гастрольләрдән китеп булмадымы?

Артист халкы җәй айларында ял итә. Анда да чыгышлар, сабантуйлар. Студент елларында вакыт юк иде. Имтихан тапшырган вакытта бигрәк тә. Аннары яңа сезонга әзерләнү, съемкалар, костюмнар тегүгә бик күп вакыт кирәк. Ул сузыла иде. Аннары Казаннан Якутиягә барып кайту 200 мең сумга төшә. Бик кыйммәт. Дусларым: «Бу акчага Төркиягә барып кайт», – дип көләләр иде.

Сез гаиләдә ничә бала соң?

Без – 5 бала. Мин – дүртенчесе. Бер абыем һәм калганнары апа-сеңелләр. Олы апам Александра Башкортстанда яши. Минем яныма Казанга ял итәргә килгәндә, булачак ирен очратты. Хәзер Тәтешледә яшиләр. Бер ел элек кызлары туды. Аңа Айсхана дип исем бирделәр.

Айсхана псевдониммы, әллә чын исемеңме?

Паспорт буенча мин бөтенләй Попова Анна Андреевна (елмая). Якут халкында төрле начар күзләрдән, бозымнардан саклар өчен, икенче исем бирелә. Беренче исем Анна булса, икенчесе – Айысхаана. Әйе, бу – нәкъ якутча. Кыскача Айсхана дип йөртәләр.

Айысхаана исеменең мәгънәсе?

Чиста җан.

Татарлар янында йөреп, берәр татар егетенә кияүгә чыгып куйсаң?

Егетем бар. Аның әнисе – татар, әтисе рус милләтеннән. Гаиләсендә динне аеру дигән нәрсә юк. Ике дингә дә яхшы карыйлар. Ә минем динем – мәҗүсилек. «Ул нәрсә?» дип сорасалар, «шаманлык» дип әйтәм. Бездә дога укыр өчен махсус урын юк. Мөселманнар – мәчеткә, руслар чиркәүгә йөрсә, без – табигать балалары. Изге гыйбадәтханәбез юк. Без агачка, утка, җилгә гыйбадәт кылабыз. Тере булмаган предметлар белән сөйләшә алабыз. Минем шаман бубены бар. Мин аның белән аралашам. Бубенда уйнаганда транска керәм, һәм аның белән минем элемтә барлыкка килә. Уен коралларында сөйләшә башлаганда, Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егетләр гаҗәпләнәләр иде. «Синең барысы да яхшымы? Кәефең төштеме?» – дип сорыйм бубеннан. Аның холкы көйсез. Билгеле бер температурада сакларга кирәк. Дымлы һәм бик коры һаваны яратмый.

Егетеңнең әти-әнисе якут кызын кабул иттеләрме? Алар Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгәнеңне беләләрдер?

Әти-әнисе Илсөя Бәдретдинованың иҗаты белән якыннан таныш түгелләр иде. Әнисе татар булгач, шундый исемле җырчы барлыгын белгән. Әмма иҗаты белән кызыксынмаган. Быел мин аларны концертка чакырдым. Алар бик ошатып калдылар. «Безнең тагын барасыбыз, сезне карыйсыбыз килә», – диделәр. Бу сүзләрдән соң мин бик шатландым.

Дин башка булу сәбәпле, мине гаиләләренә кабул итмәсләр, дип курыктым. Ялгышканмын. Мине җылы кабул иттеләр. Хәзер 3 дин кушылды (елмая). Безнең иҗат төркемебездә дә төрле диндәге кешеләр. Бөтенбез дә төрле, әмма без бердәм. Төркемдә эшләгәнемә быел алтынчы ел киткән икән.

Илсөя Бәдретдинова белән ничек таныштыгыз?

Илсөя Ядкәровна иҗатын бөтенләй белмәдем. Гомумән, татар артистлары белән кызыксынмадым. Беренче курсның башында «Мин, Илсөя Бәдретдинова булам. Әйдә, күрешик», – дип шалтыратты миңа. Телефоннан сөйләшкәндә үк дус кызлар кебек сөйләште. Күрешкәч, иҗаты турында сөйләде. Беренче көннән үк миңа «кызым» дип әйтә башлады, хәзер дә шулай эндәшә. «Минем сине иҗат төркемемә аласым килә», – диде. «Мин дә телим», – дидем. Беренче күрүдән үк «бу – минем кешем» дидем үз-үземә.

Укыган вакытта укытучыларың гастрольләргә ничек җибәрәләр иде соң? Әллә син читтән торып уку бүлегендә укыдың?

Көндезге бүлектә укыдым. Әйе, укытучылар дәрес калдырганны яратмыйлар инде. Чыгышларым практика өчен кирәк булуын да аңладылар. Укытучыларым мине аңлый иде. Гадәттә, без төш вакытында яки төштән соң чыгыш ясарга китәбез. Мин гел иртән укый идем. Дәресләрне калдырмаска тырыштым. Гастрольләрдән соң иртәнге сәгать 6да кайтсам, йокламыйча дәрескә китә идем. «3»ле билгеләренә мин бөтенләй укымадым. Барысына да өлгерергә тырыштым. 2021 елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык иҗаты факультетын уңышлы тәмамлап, кулга диплом алдым. Теләгемә ирештем, дип әйтәсем килә. Бүгенге көндә яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

Казанны күрдең, татарлар белән таныштың, аларның мәдәниятен өйрәндең. Безнең татар халкы синдә нинди тәэсирләр калдырды? Менә шунысы кызык.

Татарлар – минем өчен шундый күңелле, дәртле халык. Якут халкы – ничектер тыныч, салмак халык. Хәтта якут телендә аралашканда да бездә сүзләр ничектер сузылыбрак, йомшак әйтелә.

Татарларны кайнар халык дип әйтәсең килә?

Минем өчен әйе. Татар халык биюләрен карадым. Андагы хәрәкәтләр?! Алар – тиз, дәртле, кайнар. Татар көен ишетү белән, биемәгән җиреңнән бии башлыйсың.

Ә нәрсә сиңа сәер булып тоелды?

Сездә халык бик кунакчыл. Берәр татарга кунакка барсаң: «Кызым, оялып утырма. Нәрсә ашыйсың килә, шуны аша. Өеңдәге кебек бул», – дип әйтә ала. Ә бездә, Якутиядә, барыбер һәрбер әйберне сорап эшлисе. Өстәл артына утыргач та, хуҗабикәдән рөхсәт булырга тиеш. Үзеңне тыныч тотарга тиешсең. Ә сездә мине үз кызларын каршы алган кебек каршы алалар. Сезнең кунакчыл булуыгыз ничектер сәер булды. Миңа 1 ел күнегергә туры килде. Өстәл янына чакырсалар да, оялып кына утыра идем. Хәзер миңа шундый ошый (көлә).

Синең өчен Илсөя Бәдретдинова кем?

Минем өчен икенче апам, икенче әнием кебек. Бик якын кешем. Гомерем буе аңа рәхмәтле булачакмын. Мине беренче көннән үк ничек яхшы кабул иткән булса, хәзер дә якын күрә. Ул – бик ачык күңелле кеше. Минем остазым һәм мин аңардан үрнәк алам. Илсөя Ядкәр кызы мине татар мәдәнияте белән таныштырды, татарча сөйләшергә өйрәтте. Гомумән, мине татар тамашачысына алып чыкты. Казан белән дә мине ул таныштырды. Бөтен нәрсәне сөйли, аңлата. Ул – универсаль кеше. Мин дә, ул да этниканы яратабыз. Аңа булган ихтирамым зур.

Шуны әйтәсем килә: Илсөя Ядкәровна бар нәрсәне үзе генә хәл итми. Төркем белән җыелышып, безнең фикерләрне дә тыңлый һәм эшли. Бөтен нәрсәне дә бергә уйлыйбыз, аннары тормышка ашырабыз. Беркайчан да безне рәнҗетми, авыр сүз әйтми. Хезмәт хакын да әйбәт түли.

Татар тамашачысы алдында беренче ясаган чыгышларыңны хәтерлисеңме? Ничек кабул иттеләр?

Татар халкы миннән куркып калды. Хәзер өйрәнделәр. Хайваннарның, кошларның тавышларын чыгара башлагач, халык мине аңламады. Илсөя Ядкәровна сәхнәдән минем нәселдә шаманнар барлыгын сөйләде. Тамашачы тагын да куркып калды (елмая). Мин моны аңламадым. Хәзер, киресенчә, тамашачы якут мәдәниятен күбрәк күрсәтүемне тели. Моңа өстәп, татарча җырлавымны көтәләр.

Артист халкы гел юлда. Ерак юлга чыгып китәргә курыкмыйсыңмы?

Дөрес, гастрольләрдә күп йөрибез. Юлга чыккан саен куркыта. Үлем белән уен, дип әйтсәм, көчле яңгырар. Беренче елны эшләгәндә, куркыта иде. Хәзер ияләштек. Гастрольләрдә кызлар аерым, егетләр аерым йөрибез. Шулай күнеккәнбез. Юлларда бик күп пошилар очратабыз. Юл аркылы чыкканда тиз генә машинаны туктата идек. Әлбәттә, куркыныч.

Якутиядә төнлә өрәкләр күрү гадәти хәл булса, Татарстанда бер тапкыр да диярлек күргәнем булмады. Якутиядә, өрәкләрдән куркырга түгел, кешеләрдән куркырга кирәк, диләр. Менә синең артыңнан берәр өрәкнең исемең белән эндәшкәне булдымы?! Минем булды. Ул вакытта борылырга ярамый. Үлем өрәге шулай уйный. Якутиядә бу – гадәти хәл. Үзебезнең юлларда йөргәндә силуэтлар күргәнем булды. Ә Казанга килгәч, андый әйберләрне очратмадым. Ничектер, Казан миңа барьер һәм үзенең дөньясына кертмәгән кебек. Монда өрәкләр, силуэтлар күргәнем юк. Бәлки, мөселманнар яшәгәнгәдер. Якутиягә кайтсам, минем энергетика ачыла, якын-тирәмдә нәрсә барганлыгын күрә башлыйм.

Әллә җеннәрне күрәсең?

Бер вакыйга булган икән әле. Без, артистлар, нинди генә кунакханәләрдә, фатирларда кунмыйбыз. Чаллы шәһәрендәге гастрольләр вакытында фатирны арендалап тордык. Мин йоклаган урында бер әби утырып тора иде. Минем өчен бу – гадәти хәл. Мин курыкмыйм. Аякларыма авыр булганга гына уяндым. Нәрсә эшләр микән дип, аңа карыйм. Шушы әби минем юрганны тарта башлады да, аннары юк булды. Бу – әби образындагы җен иде.

Әллә кая кереп киттек. Милли татар ризыкларыннан кайсысын яратасың? Пешереп караганың булдымы?

Татарларның милли ризыгыннан бәлешне үлеп яратам. Мин аны үзем дә пешереп карадым. Әмма уңышсыз булды (көлә). Кыскасы, камыры килеп чыкмады. Әлегә гөбәдияне аңлап бетермим.

Аннары миңа татар халкының бизәнү әйберләре ошый. Бигрәк тә орнаментлары. Алар шундый матур һәм үзенчәлекле.

Якутия кедр чикләвеге белән дан тота. Монда Татарстанда ул кыйммәт. Ә бездә аяк астында аунап ята.

Шунысы кызык: Якутиядән икәнлегемне белгәч, сез алмазлар өстеннән йөрисездер, боланнарда шуасыздыр, тирмәләрдә яшисездер, диләр. Юк, дим. Нишләптер шулай кабул итәләр. Мине кыргый урманнан килгән дип уйлыйлар. Урманда яшәвен яшибез. Ул бит инде хәзер андый ук кыргый түгел. Авыл эчендә аюлар, бүреләр йөри. Безнең өчен гадәти хәл. Алар – безгә, без аларга тимибез.

Казанга күченеп килгәнеңә үкенмисеңме?

Үкенгән чакларым бер дә булмады. Әңгәмә барышында әйткәнемчә, Казанны нык яраттым. Нинди ерак юллар аша Казанга килгәнемне бүгенгедәй хәтерлим. Беренче тапкыр укырга килгәндә, 9000 километрлык юл узылды. Бик курыккан идем. Авылдан аэропортка машинада 4 сәгать, аэропорттан Мәскәүгә самолет белән 6 сәгать очасың, Мәскәүдән Казанга автобус белән 16 сәгать килдек. Поездга билетлар алып булмады. Чөнки без соңга калдык. Әле автобус белән Казанга барганда ватылдык. Озак кына юлда торганны хәтерлим.

Айсхана, менә татар егетенә кияүгә чыгып куйсаң, безнең мөселман динен кабул итәр идеңме?

Зур мәхәббәт булып, бәлки, мин мөселман динен кабул итәрмен. Беренче булган дин ул барыбер кала. Татар егетенә кияүгә чыксам, динне балалар үзләре сайлар, дип уйлыйм.

Шаманлык турында әйттең. Ә ни өчен әниең шаманлык белән шөгыльләнүеңә каршы?

Әйе, ул теләми, каршы. Кешеләрне бозымнардан чистартучы шаманнарның гомере кыскара. Алар озак яшәми. Ничек чистартырга икәнен белсәм дә, әнинең сүзләренә каршы килмәдем. Аннары шаманнар – ялгыз кешеләр. Аларга гаилә корырга ярамый. Ялгыз булып калалар һәм ялгыз булып үләләр. 60 яшьләрдә дә шаман була алалар. Нәселендә шаман булган булса, аны өйрәтеп калдыралар.

Әти-әниең кайсы өлкәдә эшлиләр?

Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Икесе дә торак-коммуналь хезмәтендә эшләде. Әнием оператор булса, әтием слесарь иде. Алар мине сагындылар инде. Үзем дә сагынып беттем. Тизрәк күрәсем килә. Концерттагы чыгышлардан әти-әнигә фото-видеолар җибәреп торам. Алар минем уңышларыма сөенә.

Якут телендә татар теле белән охшаш сүзләр бармы?

Бар. Саннарның әйтелеше охшаган. Татар телендәге «мин» сүзе якутча да нәкъ шулай языла. Сездәге кебек бездә дә атка «ат», диләр. Беләсеңме, татар телен миңа ныклап өйрәнер өчен 3 ел вакыт китте. Сезнең тел матур, яңгырашлы. Аралашыр өчен дә рәхәт тел.

Белешмә:

Тулы исеме: Попова Анна Андреевна.
Туган җире: Саха республикасының Ленский районына керүче Беченча авылы.
Туган көне: 1997 елның 6 феврале.
Белеме: Якутия музыка көллияте, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык иҗаты факультеты.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 август 2023
    Исемсез
    Безнең татар телебезне өйрәнүе әйбәт! Молодец, кызым!
  • 19 август 2023
    Исемсез
    Соңгы фотода ата-анасы булса, әтисе бер дә якутка ошамаган
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100