Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана 4 ел эчендә беренче тапкыр туган ягына юл тоткан

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана 4 ел эчендә беренче тапкыр туган ягына юл тоткан

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге якут кызы Айсхана – Анна Попова – туган якларына юл тоткан. «Интертат»ка әңгәмәдә Айсхана инде 4 ел әти-әнисе белән күрешмәгәнлеген сөйләгән иде. «Әти-әнием белән телефон аша гына аралашып торабыз. Быел сентябрь аенда кайтырга планлаштырам… Казаннан Якутиягә барып кайту 200 мең сумга төшә...» – дигән иде ул безгә. Әмма артист кызның бер үкенече калды – ул әтисе белән очрашырга өлгерә алмады. Айсхананың якын кешесе узган елның кышында вафат булды.

Айсхана туган якларына бергә укыган дус кызы белән очкан. Ул юлның озын һәм катлаулы булачагын искәртеп: «Мине бик ерак юл көтә. Туган авылыма кайтып киттем. Мин 3се көнне юлга чыгачакмын һәм туган йортыма бары тик 5се генә кайтып җитәчәкмен. Эх, бу бит бары тик эчке рейслар гына», – дип яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100