Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана әтисе вафатыннан соң үкенечле сүзләр язды

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана әтисе вафатыннан соң үкенечле сүзләр язды

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге якут кызы Айсхана – Анна Попованың әтисе вафат булган. Артистка бу турыда социаль челтәрдә хәбәр итте һәм үкенече калуын язды.

«Туемда кулымнан тотып торырга, оныклар тууын көтәргә вәгъдә бирдең. Минем яныма килергә ышандырдың, мин сезнең янга кайтырга тиеш идем. Болай дөрес түгел. Син инде юк. Вәгъдәңне өздең. Мин сиңа яратуымны һәм кызыңны лаеклы итеп тәрбияләвеңне әйтергә өлгерми калдым. Мин һәрвакыт синең кечкенә, яраткан кызың булып калачакмын. Тыныч йокла. Мин сине бик нык яратам, әтием», – дигән сүзләр яза Айсхана. Шушы хәбәрдән кала ул бүтән бернинди дә фото, видео урнаштырмады, әтисен җирләүне күрсәтмәде.

«Интертат»ка күптән түгел биргән тәүге интервьюсында Айсхаана – Анна Попова – татар эстрадасына, Илсөя Бәдретдинова төркеменә ничек эләгүен, гаиләсе турында сөйләгән иде. Ул: «Дөресен генә әйткәндә, минем 4 ел әти-әнием янына кайтканым юк. Әти-әнием белән телефон аша гына аралашып торабыз. Быел сентябрь аенда кайтырга планлаштырам… Казаннан Якутиягә барып кайту 200 мең сумга төшә...» – диде безгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100