Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Минем турыда белергә тиеш булган әйберләрне генә сөйлим»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Минем турыда белергә тиеш булган әйберләрне генә сөйлим»
Фото: «Татар-информ» архивы, Салават Камалетдинов

«Болгар» радиосының туган көне концертында «Интертат» журналистлары берникадәр эстрада йолдызлары белән дә аралашып алды.

«Шундый матур масштаблы проект! Бу үзеннән-үзе ничектер тонуста тота торган әйбер. Мин килгәндә, Ришат Төхвәтуллин җырлый иде. Халыкның кәефе нык яхшы, шундый драйв! Әлбәттә, чыгасы килеп тора сәхнәгә андый чакта. Һәм шундый шәп состав концертта! Берсен алып берсен куя торган түгел! Локомотив булып бара торган кешеләр. Көчле!» – дип фикерләрен әйтеп бетерүгә, Илсөя ханымга: «Фанатларыгызның сорауларына социаль челтәрләрдә еш кына җавап бирәсез. Тамашачылар алдында бөтенләй ачылып китү кирәкме соң ул сәхнә кешесенә?» – дигән сорау бирдек.

Мин бит минем турыда белергә тиеш булган әйберләрне генә сөйлим. Ачылып китте дә моның күңеле, бар нәрсәне сөйләп ташлады түгел! «Ровно столько, сколько позволяю о себе узнать». Тамашачылар белән аралашмыйча да булмый бит! Мин гомумән уйлыйм: иҗат кешесе тыңлаучылары белән уртак тел табалмый икән, аларга ачыла алмый икән – «сез аерым, мин аерым» дигән сүз, – ди ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз, эстрада йолдызларыбызга бар әйберне дә фаш итеп сөйләү кирәкме?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 май 2025
    Исемсез
    Минем очен анын ижаты мохим. Эле анын калганы чуп чилэгенэ.
  • 11 май 2025
    Исемсез
    Молодец Илсоя!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100