news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Маңгайга татуировка ясарга тәкъдим иттеләр»

news_top
Илсөя Бәдретдинова: «Маңгайга татуировка ясарга тәкъдим иттеләр»
Фото: Видеодан скриншот

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Чаллыга килүен күрсәткән һәм үзенең төшен сөйләгән.

«Кара әле, мин шундый төш күрдем. Миңа Казандагы билгеле ресторан исемен маңгайга язып татуировка ясарга тәкъдим иттеләр, һәм моның өчен, янәсе, гомерем буена анда бушка ашарга рөхсәт булачак… Мин уйлыйм әле», – ди җырчы.

Видеода аңа: «Ресторанда көн саен ит тә ашатсалар әле», – дип тә куялар.

Аннары җырчы Яңа ел рухында бизәлгән кибет буйлап йөрүен күрсәткән. «Монда бөтен әйберне алып китәсем килә», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар