news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсхана Илсөя Бәдретдинованың төркеменнән киткәч тә аларны нәрсә бәйли?

news_top
Айсхана Илсөя Бәдретдинованың төркеменнән киткәч тә аларны нәрсә бәйли?
Фото: Айсхана сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасында иң күп концерт куючыларның берсе Илсөя Бәдретдинованың көндәлек киемнәре дә заказга тегелә, ә сәхнә концертлары турында сүз дә юк. Аның хәтта микрофоны да, шулай ук күпсанлы аксессуарлары да махсус аның өчен ясалган.

Ә аларны кем ясаган дип уйлыйсыз? «ИБ бандасы» төркемендә эшләп киткән якут кызы Айсхана (Анна Попова). Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә һәм яңа эшләнмәләрен күрсәтә. «ИБ» өчен тулысынча кулдан эшләнде», – дип яза ул.

«Күпме хезмәт һәм матурлык», «Молодец, Айсхана», – дип язалар комментарийларда.

«Илсөя Бәдретдинова сүзләре белән брелокларның беренче партиясен Мәскәүдән башлыйбыз», – дип хәбәр итә якут кызы. Брелоклар арасында «Торып бас», «Люблю не могу» һ.б. бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2025
    Исемсез
    Айсхана ник киткэн?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар