Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова йортындагы бүлмәләрне күрсәтте һәм кияүгә чыгарга әзер булуын әйтте

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова йортындагы бүлмәләрне күрсәтте һәм кияүгә чыгарга әзер булуын әйтте
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә халыкның сорауларына җавап бирүен дәвам итә. Җырчы хәзер үз йорты белән яши, ара-тирә аның йорт эче видеоларда күренгәли. Тамашачылары йортның эчен күрсәтүен сорый.

«Сезнең зәвыгыгыз шәп, минимализмдыр өегездә», – дип язучыга: «Бер артык әйбер юк. Барысы да гади», – дип язган ул, кунак бүлмәсен күрсәтеп. Җырчы алдан улының бүлмәсен дә күрсәткән иде.

«Өегез матур. Бәхет китерсен! Әзер йорт алдыгызмы яки ремонтны үзегез ясадыгызмы?» – дип сораучы өчен ванна бүлмәсе фотосын куйган җырчы. 

Җырчы коры кирпеч стеналы йорт сатып алуы, анда елдан артык ремонт баруы һәм дизайнер белән эшләве турында әйткән. 

Җырчы агач утыртуы турында кайчандыр хәбәр иткән иде, хәзер йорты да бар инде. Димәк, ул кияүгә дә чыгарга әзер. Бу хакта җырчы «бик лаеклы кеше очраса чыгар идем» дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100