Илсөя Бәдретдинова үзенең сәхифәсендә укучыларының сорауларына җавап биргән. Җырчының «Сүләшик булмаса» дип исемләгән рубрикасындагы бер сорау улы Нариманга кагылышлы. «Улыгызның хәлләре ничек? Аның бүлмәсен күрсәтегез әле» , – дип кызыксынган берәү.
«Минем фатирда аның үз бүлмәсе бар. Анда Нариманнан башка беркем дә керми. Ә болай ул үзенең фатирында яши. Кайвакыт миндә кунып кала», – дигән Илсөя. Җырчы улының заманча матур ремонт ясалган бүлмәсен дә күрсәткән.
«Элек «психанула» дип миллион кәтлит әвәли идең. Хәзер әвәләп тормыйсыңдыр», – дип тә сораганнар. «Хәзер үзе пешереп ашый», – дигән җырчы.