Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Барыгызга да җавап итеп әйтәм»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Барыгызга да җавап итеп әйтәм»
Фото, видео җырчының аккаунтыннан

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җәйге ялын экзотик Таиландта үткәрә. Җырчы белән бергә социаль челтәрдәге дуслары да виртуаль сәяхәткә чыкты. Илсөя Таиландтагы бөтен маҗараларын, барган урыннарын, ашаган әйберләрен видеога төшерә. Бәяләрне дә яшереп тормый. Мәсәлән, шушы көннәрдә ул 25 мең сумга елан сатып алып, аның канын эчте һәм итен ашады. 

Җырчы җылы якларга һәрвакыт якын дусты, концерт директоры Гүзәл Карамиева белән йөри. Буй җиткән улы Нариманны бер тапкыр да иярткәне юк. Халыкны менә шул борчый да икән инде. «Нигә сез улыгыз Нариманны да үзегез белән ял итәргә алып бармыйсыз?» – дигән, иң еш бирелүче сорауга җырчы болай дип җавап биргән:

«Минем улыма инде почти 20 яшь, ул – зур ир-ат. Барыгызга да җавап итеп әйтәм – ул аның хәтле акча эшләмәде әле. Таиландка барып ял итәрлек акча эшләмәде әле Нариман. Менә, эшләгәч барыр, Аллаһы теләсә. Бәлки әнисе кебек 42 яшькә кадәр дә калмас, иртәрәк барыр, иншаллаһ», – дигән ул.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 июль 2023
    Исемсез
    Чынлап елан канын эчтемени? Хэзер ещё да хэтэр булыр инде.
  • 4 июль 2023
    Исемсез
    Бик дорес👍, эфэрин Илсия. Эшлэп табып ашаган тэмлерэк тэ, кадерлерэк тэ була ул. И истэ дэ яхшы кала 👍🤲🤗🙏💥❤🌹😘🧿
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100