Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Таиландка оча. Путевкасын күпмегә алган?

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Таиландка оча. Путевкасын күпмегә алган?
Илсөя Бәдретдинованың телеграм каналыннан

Концертлар сезонына нокта куеп, Сабантуйларда эшләп арыгач, Илсөя Бәдретдинова ялга җыенган. Бу юлы җырчы Таиландка оча. Янәшәсендә – аерылмас дусты, концертлар директоры Гүзәл Карамиева.

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә сәяхәтеннән матур урыннар күрсәтергә, бәяләр белән таныштырырга сүз бирә. Халык кызыксына башлагач, путевкасының да бәясен яшереп тормаган. 

«Аллаһка тапшырып, ял итәргә кузгалдык. Аэропортка китеп барыш. Таиланд, Пхукет. Кызык дип тапсагыз, күрсәтеп барырмын юлларны, бәяләрне, маймылларны һәм башкаларны. 

Путевка бәяләре буенча сораулар килә. «Хәзер анда сезон түгел», – дип язалар. Гыйнварда барырга кирәк икән Таиландка. Ләкин гыйнварда минем мөмкинлегем юк, тоташ концертларым чоры. 3 ел элек Мальдивыга барганда да нәкъ шулай дигәннәр иде. «Яңгырлар сезоны анда», – диделәр. Июньдә бардык. Нибары 1 көн яңгыр яуды. Таиландны да барып күрәсе килә, шуңа бернигә карамый чыгып киттек. 

Бәяләргә килгәндә, Гүзәл Олеговна белән бергә без. 1 кешегә 135 меңгә төште путевка, 5 йолдызлы кунакханә. Бик матур, яңа кунакханә, ләкин бу бәягә иртәнге аш кына керә. «Ул тирәдә матур кафелар күп, шунда ашарсыз», – диделәр. 

Без башта Казаннан Мәскәүгә – Домодедово аэропортына очабыз. Аннан 2 сәгать тирәсе такси белән Жуковский  аэропортына барачакбыз. Аннары 10 сәгать Таиландка очачакбыз. Бик ерак ара булганга, самолетта аякларны сузып утыра торган урын өчен 7500 әр сум акча өстәп түләдек», – дип сөйләгән Илсөя. 

Җырчы үзләренә хәерле юл теләп, матур теләкләр калдыручыларга рәхмәт сүзләре әйткән. Дуслары арасында начар сүзләр язучылары да бар икән. «Халыктан җыйган акчага, оялмыйча, ялыгызның бәяләрен әйтеп утырасыз», –дип ачуланалар, дигән ул. 

Илсөя Бәдретдинова бәяләр белән таныштыруны Казан аэропортыннан ук башлаган.  «Гап-гади пакетлы яшел чәй –345 сум, кәһвә – 380, балык белән бутерброд – 500 сум», – дип, исе киткән аның.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2023
    Исемсез
    ел буе татар халкын оболванивать итте пучтэк жырлар акырып, , едрослар митингларында катнашып бабкалар ясады, хэзер туздырыра инде азиатлдарны туендырып...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100