«Илшатны коткарып калып була иде...» – футбол уйнаганда Арча егетенең гомере өзелгән
18 февраль көнне әле 1 ай элек кенә 45 яшен тутырган Илшат Садыйков футбол кырында кинәт вафат була. Тумышы белән Арча районының Яңа Кенәр авылыннан булган егетнең якыннары белән «Интертат» сөйләште.
Әти-әнисенең батыр лачыны, хатыны Светлананың ышанычлы терәге, 2 кызының газиз әтисе, сеңлесенең кайгыртучан абыйсы, менә дигән туган һәм дус, һәвәскәр футболчы, ни кызганыч, кичә гүр иясе булды.
Мәрхүмне туган авылында – Арча районы Яңа Кенәр авылында җирләгәннәр. Көтелмәгән кинәт үлем якыннарын кара кайгыга сала, аларның Илшат турында җылы сүзләре, хатирәләре аның якты рухына дога булып барып ирешсен!
Илшат Садыйков «Аккумуляторы.РФ» командасы өчен футбол уйнаган. 18 февраль көнне «CHESSBALL» командасына каршы иптәшләрчә матчның беренче таймында Илшат үзен начар хис итә башлый. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре аны аңына китереп, хәл кертергә тырышса да, коткарып кала алмыйлар.
Үлеменең якынча сәбәбе «инфаркт» дип әйттеләр. Туганнары сөйләгәнчә, Илшат 2 көн алдан ук күкрәгендә авырту тойган, дүшәмбе барып тикшеренергә дә ниятләгән булган, тик соңга калган…
«Ник хастаханәгә алып китмәгәннәр? Аңлый алмыйм»
Ул көнне Илшат янында туганнан туган баҗае (хатыннары туганнан туган) Илдар Әдиятуллин булган. Алар футбол уйнарга гадәттә шулай бергә йөргән. Илшатның соңгы минутлары турында ул безгә болай дип сөйләде.
– Ашказаны, бөерләре авыртса да, күкрәгендә авырту тойса да, командада кеше күп булмагач, килеп уйнарга теләде. Команда өчен җанатып тора иде ул. Табиблар никадәр тәҗрибәледер, анысын тикшереп карый алмыйбыз, гаепли дә алмыйбыз, ләкин, минемчә, Илшатны коткарып калып була иде. Табиблар бик озак килде. Алар килгәнче, без аны аңга китерергә тырыштык. Аңына килгәч, безнең белән сөйләште дә әле. Хатыны өчен борчылды, «ул беләме икән, килерме икән» дип кызыксынды. Бер иптәшебездән – Пашадан: «Ә мин яшәрменме икән?» – дип тә сораган.
Табиблар, килгәч, «кан басымы 50гә кадәр төшкән» диделәр. Кан басымын күтәрә башлаганнар, укол ясаганнардырмы – күрмәдем. Капельница куйгач, ул каты гына йөткерә, тончыга башлады, боргаланды, хәле начарая барды.
Шуннан алар икенче бригаданы чакырдылар. Мине шул сорау борчый: нәрсәгә чакырдылар икән? Үзләре эшли белмәгәнгәме – белмим. Хәле тагын да начарайды, 40 минут аңга китерергә тырыштылар – булдыра алмадылар. Ник хастаханәгә алып китмәгәннәр? Аңлый алмыйм. Янәсе, аны күтәрергә ярамаган, ди.
Моңа кадәр беркайчан үзен алай начар хис иткәне юк иде. Дөрес, 2 көн алданрак күкрәгендә авырту башланган, дүшәмбе хастаханәгә барырга тиеш булган, тик дүшәмбегә кадәр яши алмады…
Яргач, сәбәбе билгеләнмәгән, өстәмә тикшерүгә җибәрәбез, 1 ай дәвамында төгәл диагнозы билгеле була, диделәр, – дип уртаклашты Илдар Әдиятуллин.
Илшат Садыйков командада һөҗүм итүче дә, сакчы да булган. «Гел команданың «күңеле» иде, ярдәм итәргә, команда белән бер рухта булырга тырышты. Яшьрәкләрдә олыракларга хөрмәт булырга тиеш, дип килде. Гел гадел булырга омтылды, кемдер хаталанса, ялгышса, ачуланып, кычкырып кына түгел, «тормышта бөтенесе була» дип, ярдәм итеп төзәтергә тырышты», – дип сөйләде Илдар.
«Дүшәмбе барасы идек тикшертергә – өлгермәдек шул»
Илшатның тормыш иптәше Светлана ирен югалту ачысын кичерсә дә, кадерлесе турында безнең белән бүлешергә үзендә көч тапты.
– Бик яхшы, киң күңелле, сораганнарга ярдәм белән җавап бирә торган кеше иде. Дөньяда яхшы саналган нинди сыйфатлар бар – алар бөтенесе аңа хас иде.
21 ел бергә тордык. Без туганнар аркылы таныштык. Мин бертуган апама еш кына кунакка бара идем, шунда таныштык та, кавышып киттек. Ул апаның иренең туганнан туганы иде.
Ике кызыбыз бар – Ралинә һәм Рамина. Аларны үлеп яратты. Беркайчан кире бормады, сораганнарын, теләгәннәрен алып бирергә, үтәргә тырышты.
Спорт белән мавыкты, шул спорт мәйданында үлде дә. Кайчак егетләр белән балыкка барды. Бәйрәмнәрне өйдә үткәрә идек. Авылга әти-әни янына да еш кайттык.
Соңгы 2 көндә генә, күкрәгемдә авырту бар, диде. Дүшәмбе барасы идек тикшертергә – өлгермәдек шул... – дип ачынып сөйләде Светлана.
«Ул көнне өйгә кайтмас дип, башка да килмәде»
Яман хәбәрне аларга Илдар хәбәр иткән. Бу хакта ишетүгә, Светлана футбол манежына юл тоткан.
– Ул көнне өйгә кайтмас дип, башка да килмәде, башка да сыймый торган хәлләр. Гадәттәгечә «пока, матурым, уңышлы уен телә миңа» дип әйтеп чыгып китте. Мин әле, «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә барабыз дип, әйберләрен җыя башладым. Шунда ук үлеп китәр дип, кемнәр уйлаган?! Бигрәк кинәт булды бит. Бик зур кайгы кичерәбез, – диде ул.
Илшат үлгәч, аңа ярдәм җыя башлаганнар. Әмма Светлана реквизитларын күрсәтүне теләмәде. «Ярдәм болай да күп килде – туганнар, якыннар барысы да булышты. Рәхмәт аларга!» – диде.
«18 гыйнварда туды, 18 февральдә үлде. Футболкасында да «18» дип язылган»
Илшат Садыйковның бертуган сеңлесе Гүзәл Тимербакованың, мин шалтыратканда, әнисе белән зираттан кайтып килеше иде. Абыйсының каберенә барганнар.
– Абый мине балалар бакчасыннан үзенә атландырып алып кайта иде. Безнең ара – 7 яшь. Кияүгә чыкканчы, ул миңа зур терәк булды. Киявен бик көтеп алды, якын кабул итте. Ике бертуган көн дә сөйләшә идек. Игезәк улларым тугач, ул аларга «мин дәү абыегыз булам» диде. Үзендә 2 кыз булгач, минем улларымны да үз малайлары кебек кабул итте. Ул минем өчен абый гына түгел, дус иде. Бөтен бәйрәмдә бергә идек. Авылга әниләр янына гаиләләребез белән бергәләшеп кайтырга тырыша идек, аерым-аерым йөрмәдек. Без аларга алдагы көнне кунакка барган идек, үлгән көнне дә сөйләштек.
Вакыт җитәр, кызларны кияүгә бирербез, дип бергә хыялланып йөри идек. Башта мине кайгыртты инде, «кияүгә бирәм» дип йөрде, мин соң – 30дан узгач кына чыктым.
Кызлары бик кайгыра. Олы кызы әле эшкә урнашты гына – медицина көллиятен бетереп, РКБда балалар бүлегендә эшли башлаган иде. Кечкенә кызы 7нче класста, 13 яшь кенә әле. Олы кызы: «Әти белән бергә китәр идем дә, әни белән сеңлем кала шул», – ди. Әтисе олы кызын «пилмән» дип йөртә иде, «миңа хәзер «пилмән» дип әйтүче дә булмый инде» ди. Кечкенә кызын «лялёка» дип йөртте.
Әле генә абыйның 45 яшен билгеләп үткән идек. 18 гыйнварда 45 яшь тулды, нәкъ 1 айдан – 18 февральдә үлде. Футболкасында да «18» дип язылган. Командада да аның номеры 18 булган. Менә шулай гомере шушы сан белән бәйле.
Гадәттә, әти-әни янына атна ахырында кайтабыз, ә бу юлы ул пәнҗешәмбе үзе генә кайтып килгән. Әниләрнең түбәләреннән кар төшерәм, булышам дип кайткан. Саубуллашкан кебек булган инде. Бәлки, сизенгәндер…
Аның беркайчан йөрәгенә зарланганы булмады, ашказаны авырта иде. Ләкин «мин авыртам» дип йөрмәде, электрик булгач, шул электр эше буенча бөтен туганнарга булыша иде. Үзебез дә ремонт ясагач, атна саен беезгә булышырга килде. Мин аңа олы кызы кебек тә булдыммы икән, ул да миңа әти шикелле дә. Казанга килгәч, бергә дә торган идек. Өстерәде инде гомер буе, миңа авыр вакытта акчалата да булышты. Студент вакытта акча биреп тора иде.
Әнигә бик авыр. «Һәркөн иртәнге 7нче яртыда улым «йоклап тордыгызмы» дип, хәл белергә, хәерле иртә теләргә шалтырата иде. Менә хәзер ничек түзәргә инде?!» – ди. Бүген әни торды да: «Улым шалтыратырга тиеш, шалтыратмый шууул», – дип утыра инде, – дип сөйләде Гүзәл.
Аның сүзләренчә, Илшатның әнисе Фәния апага узган елда ноябрьдә инфаркт булган. «Әни авыртканда, хастаханәләргә йөрттек. Операция булды. Бер көн абый саклады, бер көн – мин. Абыйның кызлары булышты», – дип искә алды.
«Бөтен әйберең бар, яшисе дә яшисе» дип, бөтен кеше шундый тостлар әйтте»
Илшат Садыйковның классташлары Айдар һәм Илнар да «чын, ярдәмчел дус була белде» дип искә алалар.
– Ул, ярдәм сорамасаң да, булышырга чабып килә иде. Миңа, туганы булмасам да, «брат» дип кенә тора иде. Бер кешегә начарлык эшли белми торган кеше иде ул. Без аның белән 40 ел буе бергә. Мәктәптә бергә укыдык. Ул Казанда, аннары Чечняда хезмәт итте. Ул армиядә вакытта да аның янына барып йөргән идем.
Бик тыгыз аралаштык, дуслар идек. Ике бәйрәмнең берсендә я алар бездә, я без аларда. Әле 1 ай элек юбилеен үткәрде, соңгы мәртәбә шунда күрешкән идек. «Бөтен әйберең бар, яшисе дә яшисе» дип, бөтен кеше шундый тостлар әйтте.
Соңгы елларда, «ял көне футболга йөрим» дип әйтә иде. Мәктәптә укыганда үзебездән зур классларны да җиңеп уйнап үстек инде, футболга хирыслыгы балачактан аның, – ди Илнар.
Классташы әйтүенчә, Илшатның элек «йөрәк авырта» дип беркайчан әйткәне булмаган. «Ашказаннарын дәвалап йөрде ул, ябыгырга тырышты. Ябыгып беткән иде инде ул, 107 кг нан 80-90нарга калган иде соңгы 1-2 елда.
Ул көнне ике «ашыгыч ярдәм» бригадасы килгән, иптәш малайлары әйтүенчә, система куйгач, айныган, «безне таныйсыңмы» дигәч, «таныйм» дип сөйләшкән дә әле, – диде ул.
Илшат Садыйков, бер үк вакытта баҗае һәм туганнан туган абыйсы да булып торган Алексей Дрочнев белән бергә «Профмонтаж» дигән оешмада электрик булып эшләгәннәр.
– Без аның белән гомер буе бергә – тормышта да, эштә дә. Яхшы, позитив кеше иде. Бергә эшләдек, футбол уйнарга да вакыт таба иде, – диде…
Футбол матчын «Мэш – Иптэш» телеграм каналы күрсәтте.
«Ул көнне бик әз генә уйнарга өлгерде...»
Команданың капитаны Артур Сөнгатуллин да Илшат Садыйковның футболга бик хирыс кеше булуын әйтте. Футбол буенча тренировкалар һәм матчлар «Ат спорты комплексы» кырыенда «Физра» футбол манежында узган.
– Мин аны бик күптәннән беләм дип әйтә алмыйм, ул бездә 2 ел уйный. Футболист буларак, ул яхшы сакчыларның берсе иде, аны хәйләләп узу читен, көндәш команда һөҗүмнәрен тиз өзә белә иде. Дөрес холыклы кеше, чын ирләрчә үз сүзендә нык тора белә иде.
Барлык матчларда катнашты диярлек. Ул көнне матч әле башланган иде генә, ул бераз уйнады да эскәмиягә утырды. Бик әз генә уйнарга өлгерде... – дип сөйләде капитан.
Илшат Садыйковның урыны оҗмахта булсын, дип телибез. «Интертат» мәрхүмнең гаиләсе, әти-әнисе, туганнары, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.