news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың күңел халәте - «Түзәр чарам юк, үз хәлемне үзем генә беләм...»

Казанда композитор Зөфәр Хәйретдиновның, пандемия сәбәпле, күчерелгән юбилей концерты булды.

news_top
Илсөя Бәдретдинованың күңел халәте - «Түзәр чарам юк, үз хәлемне үзем генә беләм...»
«Татар-информ» архивы

Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә бераз чирләп китсә дә, Зөфәр Хәйретдиновны котларга килмичә булдыра алмаган. Җырчы әлеге концертта бернинди әзерлексез, «шпаргалка»дан карап җырлады.

«Хәзер башкарасы җырның тарихы белән таныштырыйм әле. Бүген бу җырны җырларга тиеш түгел идем. Хәзер генә уйладык. Берсендә бик каты күңел тулганда, мин Зөфәр абыйга киңәш сорап шалтыраттым. Ул „минем дә күңелнең шундый чагы“ дип шушы җырны тәкъдим иткән иде», — дип сөйләде Татарстанның «атказанмаган» җырчысы.

 «Аңлыйм димә, аңламыйсың әле,

Түз дә димә, түзәр чарам юк.

Үз хәлемне үзем генә беләм,

Онытылырга гына чарам юк», — дип җырлады ул.

Бу җырда Илсөя Бәдретдинованың күңел халәте чагыла.

«Илсөянең апасының бүген иртәгә гомере өзелергә тора. Шундый вакытта да концертка килеп, җырлаганы өчен рәхмәт», — диде Зөфәр Хәйретдинов концерт азагында.

Илсөя Бәдретдинованың бертуган апасының авыртуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар