Илсөя Бәдретдинованың апасы үлгән
«Барыбызга да урнәк булдың, сабыр канатым минем», — ди Илсөя.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова кайгылы хәбәре турында инстаграмга язып куйды.
«Урының оҗмах турләрендә булсын, апай. Барыбызга да урнәк булдың, сабыр канатым минем», — дип яза ул.
Инстачылар барысы да кайгы уртаклаша.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең туган апайлары белән төшкән сурәтен инстаграмдагы сәхифәсенә куйган иде. «Яратам мин сезне. Сердәшчеләрем, киңәшчеләрем, терәкләрем, апайларым, исән-сау була күрегез, кадерлеләрем», — дигән иде ул.