Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова үзен кыйнап үстергән кешеләрне күрсәтте

Җырчы апайлары белән узган бала чагын искә төшерә.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова үзен кыйнап үстергән кешеләрне күрсәтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең туган апайлары белән төшкән сурәтен инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Чәбәкләп түгел, кыйнап үстерделәр», — дип яза ул елмаеп.

«Әле алай да таман гына. Яратам мин сезне. Сердәшчеләрем, киңәшчеләрем, терәкләрем, апайларым, исән-сау була күрегез, кадерлеләрем», — дип яза җырчы.

Илсөя Бәдретдинова үзенең апайларына охшаганмы икәнен сораша. «Өчебез өч төрле, әйеме? Әллә охшаш җирләребез бармы?» — ди.

Инстачылар «охшаш җирләрегез бар», «төрлесе төрле», «охшаш җирләре бар, ләкин Илсөя апай матуррак», «барыгыз да матурлар», «күз тимәсен», дип язалар.

«Әти-әниегез бик матур кешеләр булгандыр», — ди бер инстачы. Илсөя: «Бик матур кешеләр иде», — дип җавап язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100