Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага тагын бер мактаулы исем бирелгән

Җырчы Башкорстанда «Ел кешесе» дигән исемгә лаек булган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага тагын бер мактаулы исем бирелгән
Салават Камалетдинов

Бу юлы Башкортстанга гастрольләре вакытында җырчы Илсөя Бәдретдиновага игътибар аеруча зур булган. Әллә озак вакыт күрешмичә торганга инде, андагы тамашачысы да, җитәкчелек тә сагынган үзен. Туган көнендә Илсөяне мең кешелек зал басып котлаган дип язган идек. Алай гына да түгел, күрше республикага сәфәреннән Илсөя «Ел кешесе» дигән исем белән кайтачак. Сөенечле хәбәре белән Илсөя инстаграмда уртаклашкан.

«Бер уйламаганда Башкортостанда «Ел кешесе» исеме бирделәр үземә. Бабайлардан калган „Күрше хакы - тәңре хакы» дигән сүз бар. Без, чынлап та, бик якын милләтләр. Без бергә булганда бик көчле! Хөрмәтегез, миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, Башкортстан», — дип язып куйган ул инстаграм сәхифәсенә.

«Котлыйбыз», «Синең тырышлыкның җимешләре инде бу», «Син лаек, сиңа күптән ике халыкның халык артисты исеме бирергә вакыт», — дип җырчы белән бергә сөенгән инстаграм дуслары.

Җырчы тантаналы чарадан видеолар белән дә бүлешкән.

«Интертат» Илсөя Бәдретдинова Уфадагы концерты вакытында үзенең туган теле дип мишәр телен атаганнарына каршы килә алмаган дип тә язган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100