Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «яраткан» хейтеры Саимә апаны үз төркеменә эшкә чакырган

«Анаң сөте белән кермәгән, Саимә апаң сөте белән керми», — дип яза җырчыга Саимә апа.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова «яраткан» хейтеры Саимә апаны үз төркеменә эшкә чакырган
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова хейтерларының директка язган хатларын инстадусларына да күрсәтә башлады. Берсе хәтта, үз сүзләреннән оялып, җырчыдан гафу да үтенгән иде.

Илсөя Бәдретдинова хәзер тагын бер инстачы — Саимә апа белән актив әңгәмә алып бара. Аралашуларының скриннарын сториска куярга да онытмый. Тузганак чәчәге өреп уйнаган видеосын ул махсус аның өчен дип төшергән. «Саимә апа, чәпә давай», — дип яза ул.

Саимә апа йокысыннан тиз уянган.

Ирдәүкә, кыланчык, синме инде сәхнә кешесе!

Уяндыгызмы, Саимә апа, хәерле иртә сезгә!

Әдәпсез, сәхнә кешесендә әдәп булырга тиеш. Сүгенеп кеше шаккаттыру ул тоссызлык. Аңгыраланып утырма, көн җиткән инде.

Менә очрашыйк дим дә бит. Аз гына әдәпкә өйрәтер идегез.

Анаң сөте белән кермәгән. Саимә апаң сөте белән керми. Син аңгыра елагасыннан су эчкән җан бит.

Сез шул елга буенда яшисезме әллә?

Син шул елга буенда үскән. Онытма кешегә күрсәтергә. Син бит оста, хәзер чыгарасың. Әләкче бала кебек. Үзең ише тиле тамашачыңа зарланасың.

Сез тегендә язмыйсыз бит. Безгә күңелсез.

Мин театр артисты түгел кеше сөендерергә. Сине карап сөенсеннәр. Аларны сихерләп йөртәсең.

Саимә апа, әйдәгез мин сезне эшкә алам! Тик йөрегез шунда сөйләнеп, кәефне күтәреп.

Күңелле әңгәмә шушы урында өзелгән. Дәвамын көтәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100