Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновадан хейтеры гафу үтенә: «Салган баштан авыр сүзләр әйткәнмен»

Җырчы үзенең хейтерларын халык хөкеменә тапшырырга булды.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновадан хейтеры гафу үтенә: «Салган баштан авыр сүзләр әйткәнмен»
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова күпсанлы хейтерларыннан туйды бугай. Ул аларны халык хөкеменә тапшырырга булды. Бу көннәрдә җырчы инстаграм сторисларында инстачыларның үзенә пычрак сүзләр язган хатларының скриннарын урнаштырып барды. Алар арасында дөньядагы барлык начар сүзләрне белүче бер абзый да бар иде. Ә Илсөя Бәдретдинова молодец, андый сүзләрдән югалып калмады — аларны тагын да саллырак җавап кайтарырлык итеп үртәде.

Менә шул абзый булса кирәк, бер инстачы Илсөядән гафу үтенеп, видео җибәргән. Җырчы аны инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. «Илсөя Ядкәровна, мин сезгә беркөнне салган баштан әллә нинди начар сүзләр язганмын. Зинһар, гафу итә күрегез мине. Кичерегез. Башка мондый хәлләр кабатланмас. Алдыгызда баш иям», — ди ул.

«Бу кешенең ниләр язганын куймыйм. Аккаунтта балалар утыра… Матур түгел…

Ә бу видеоны куям. Гафу сорый белгәч, әйбәт! Менә монысы егетләрчә!

Хөрмәтле хейтерларым, нитмәгез әле ниемне. Мин дә тирестә үскән гөмбә тугел! Мин дә нитә алам бит», — дигән Илсөя. Җырчы шул уңайдан #мөдәрискузләренача дигән яңа хештег уйлап тапкан.

Инстачылар бу иргә шаккаткан. Гафу үтенгәненә түгел, хатын-кызга шундый сүзләр яза алуына.

«Моны нитәргә ни дә жәл. Акылын эчкән ир кеше түгел инде ул. Алар үзләреннән көчлегә сикерә алмый, көчсезләрне генә елата белә»;

«Нинди сөйкемсез бәндә… Бу кешенең гаиләсе, кызлары бардыр. Сториста күргән идем ни язганнарын, бу шушы булса. Эчә-эчә мордасы шартлар дәрәҗәгә җиткән. Бар бит акылсызлар. Хатын-кыз бн булышып яталар.Үзләрен иргә санап йөриләр инде, мескеннәр. К… асып йөрү әле ул ир дигән сүз түгел. Моны җигеп җир сукалыйсы. Аракы гаепле түгел монда, бу тумыштан шундый»;

«Берәр баһадир фанатың бу адәм баласын гафу үтенергә мәжбүр иткәндер. Башыңны борып куям 180 градуска дигәндер»;

«Айныкның уенда, исерекнең телендә диләр. Теләсә нәрсә язалар да, мин исерек дип акланалар, түбән җаннар», — дигәннәр.

Илсөя Бәдретдинова сторисларына тагын бер хатны элеп куйган. Анысын «хөрмәтле» Саимә апа сырлаган.

«Саимә апагыз кайчан гафу үтенер икән? Запойдагы апа тизрәк айнысын иде. Менә шул көнне дә күрәсе килә инде хәзер», — дип язганнар инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100