Илсөя Бәдретдинова Хәмдүнә Тимергалиева кабере янында: «Башка сыймаслык»
Инстачылар арасында әле дә Хәмдүнә Тимергалиева юл читенә күмелгән, дип уйлаучылар бар.
Илсөя Бәдретдинова төркеменең директоры Гүзәл Карамиева белән Хәмдүнә апа Тимергалиеваның каберенә барган. Видео җырчының Instagram челтәрендәге фан төркемдә чыккан.
«Привет, Хәмдүнә апа!», — ди җырчы ханым, һәм бераз тынлыктан соң: «Башка сыймаслык». — дип өстәп куя. Шул ук вакытка Гүзәл ханымның да: «Сүзсез», — дип әйтүе туры килә.
Инстачылар әле дә: «Нигә Хәмдүнә апаның кабере юл читендә?», — дигән сорау борчый. Аның Курган зиратында җирләнгәнен аңлатып язучылар да бар, тик бер сорау кабатланып тора.
Илсөя Бәдретдинованың кабергә баруын хуплаучылар да, «Нишләп гел куясыз? Кызык таптыгызмы әллә?», — дип язучылар да бар.