Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнур Нурмөхәммәтов: «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бурычы - юл хәрәкәте иминлеген тиешле дәрәҗәгә җиткерү"

2019 елдан Россиядә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты тормышка ашырыла башлаячак. Яңа проектны 2017-2018 елларда гамәлдә булган «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектының дәвамы дип әйтергә мөмкин. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов аның үзенчәлекләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Илнур Нурмөхәммәтов: «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бурычы - юл хәрәкәте иминлеген тиешле дәрәҗәгә җиткерү"

- 2017 елдан Татарстан Россиянең «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектында катнаша. Аның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсәгез иде.

- Әлеге проектның төп максаты – шәһәр агломерацияләре урамнарында юл хәрәкәте иминлеген тиешле дәрәҗәгә җиткерү. Моңа, шул исәптән, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны киметү, юлларны норматив таләпләргә туры китерү дә керә. Урам юлларның сыйфаты арткач, халыкның юл сыйфатыннан канәгатьлелеге дә артачак.

Россиядә әлеге проектта халкы 500 меңнән артык тәшкил иткән 38 шәһәр агломерациясе катнашты. Алар арасында Татарстаннан тыш, Әстерхан, Иркутск, Ульяновск, Чиләбе, Рязань, Краснодар, Воронеж, Волгоград, Ярославль (һ.б.) өлкәләр бар.

Проектны башлар алдыннан, Россия Транспорт министрлыгы һәр субъектка үз запросларын җибәрде. Алар нигезендә, һәр төбәкнең баш шәһәрләреннән транспорт һәм юл хуҗалыгы өчен җавап бирүче министрлыклар җавапларын бирде. Һәр төбәк үзенең проблемалы участокларын җибәрде. Бездә моңа Казан, Чаллы шәһәрләре кертелде. Шәһәр агломерацияләренең магистраль урамнары гына түгел, якын-тирә урамнары да керде. Чаллы агломерациясендә ул, мәсәлән, М-7 трассасының 1 км юлы. Магистраль юллар, әлбәттә, шушы проектларга өстәлде.

Агломерация дигәндә, аның составына шәһәр үзе һәм якын- тирәдәге районнар керә. Татарстанда ике зур агломерация – Казан һәм Чаллы шәһәрләре бар. Бу проект шәһәрләрнең магистраль урамнарына, агломерация территориясе буйлап уза торган федераль һәм төбәк юлларына кагылды. Казан агломерациясендә – 1 674,8 км, Чаллы агломерациясендә 697,9 км юл төзекләндерелергә тиеш. Проектка кирәкле акчаларның яртысы – федераль бюджеттан, калганы республика казнасыннан бүленә.

Федераль проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елга юлларның 85 проценты норматив таләпләргә туры китереләчәк, юл-транспорт һәлакәте еш була торган урыннар, 2016 ел белән чагыштырганда, шулай ук 85 процентка кимер дип көтелә.


- Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә автомобиль юллары нормативларга ни дәрәҗәдә туры килә?

- Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Казан агломерациясендә 233,29 км юл тиешле нормативка китерелде. Бу – федераль юлларда гомуми озынлыгы 24,9 км булган 12 объект, төбәк юлларында озынлыгы 99,6 км тәшкил иткән 41 объект, җирле юлларда гомуми озынлыгы 108,8 км булган 68 урам дигән сүз.

Объектлар арасында быел ремонтланган М-7 трассасын, Казан – Оренбург федераль юлларын, Казан – Шәмәрдән, Столбище - Атабай юлларын һәм Казандагы Оренбург трактын, Даурия, Имәнлек, Максимов, Короленко, Курчатов урамнарын, Ленин дамбасын һәм башка объектларны телгә алырга мөмкин. Моннан тыш, узган ел башкаланың Ибраһимов проспекты, Горький шоссесы, Декабристлар, Восстание, Чистай урамнары да төзекләндерелде.


Башкарылган эшләрнең төп максаты – шәһәр урамнарының кеше өчен уңайлы һәм имин булуына ирешү. Шуңа күрә бу проект кысаларында юлларны ремонтлауга гына түгел, урамнарны яктыртуга, светофорлар куюга да игътибар бирелә. Узган ике елда 10 км юлга яктырту җайланмалары, 65 светофор куелды (С.Хәким һәм Нигъмәтуллин, Даурия һәм Карбышев урамнары кисешкән урыннарга, Вересаев урамындагы 1а йорт янына), җәяүлеләр юл аша тиешсез урыннардан чыкмасын өчен, 12 км койма корылды, машиналар юлына 19 ясалма калкулык урнаштырылды, 443 юл билгесе алмаштырылды. 

Ел ахырына автомобиль юлының 81,5 проценты транспорт йөрү өчен тиешле дәрәҗәгә җиткереләчәк. Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы тәмамланганда. нормативларга туры килә торган юллар 15,9 процентка артачак.

Юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннар, 2016 ел белән чагыштырганда, 68 процентка кимеде.

Казан агломерациясендә башкарылган шушы эшләргә 2018 елда 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Казан агломерациясе Россиянең Европа өлешен Урал һәм Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Казахстан чиге белән тоташтырган автомобиль юллары киселешендә урнашкан.

Чаллыга – 1,46 миллиард сум

Чаллы агломерациясенә 2018 елда 1,46 миллиард сум акча бүленде. Чаллы агломерациясендә 104,55 чакрым юлны норматив хәлгә китерү күздә тотыла. Моңа 1 км М-7 юлы, 29,6 км төбәк билгеләнешендәге 13 объект һәм 73,9 км җирле 38 объект керә. Болары: Чаллы – Сарман, Чистай – Түбән Кама, Зәй – Сухарево юллары. Шулай ук соңгы ике елда Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы проспекты реконструкцияләнде, Халыклар дуслыгы, Чаллы проспектлары, Мәскәү, Рәис Беляев проспектлары һ.б. төзекләндерелде.


Ремонт һәм реконструкция эшләре барышында урамнарга кирәкле күләмдә юл билгеләре, коймалар урнаштырылды, светофорлар яңартылды. Әлеге һәм башка эшләр нәтиҗәсендә, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннар, 2016 ел белән чагыштырганда, 64 процентка кимеде. 

Чаллы агломерациясендә, шулай итеп, 77,3 процент юл нормативларда билгеләнгән нормаларга туры килә дигән сүз бу. Ә проектны тормышка ашыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча карасак, тәртипкә китерелгән юлларның гомуми озынлыгы 15,9 процентка арткан.

- 2019 елдан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Ул нинди максатларны күздә тота?

- Россия Президенты Владимир Путин Указы белән быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты әзерләнде. Моңа кадәр тормышка ашырылган өстенлекле проект шушы илкүләм проектның бер өлеше дип әйтергә була. Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан төзелгән яңа проект төбәк әһәмиятендәге барлык автомобиль юлларына да кагыла.

Исеменнән күренгәнчә, илкүләм проектның масштаблары киңрәк. Мәсәлән, 2024 ел ахырына кадәр төбәк әһәмиятендәге юлларның 52,2 проценты норматив таләпләргә туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечкә ирешү өчен ел саен 130 чакрымны, ягъни булган юлларның 1,1 процентын тәртипкә китерергә кирәк. 2025 елга инде юлларның 85 проценты тиешле норматив күрсәткечләргә туры килергә тиеш. 2025 елга юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны, 2017 ел белән чагыштырганда, 50 процентка киметү бурычы да куела. Моның өчен юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларына аерым финанслар каралган. Боларга яктырту җайланмалары, коймалар, светофорлар, ясалма калкулыклар, юл билгеләре урнаштыру керә.

- Киләсе елда Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә әлеге проект буенча эшләр дәвам итәчәкме?

- Илкүләм проектны гамәлгә ашыру, анда билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү өчен бүген Татарстанда юл эшчәнлеге программасы төзелә. Монда, әлбәттә, шәһәр агломерацияләре дә читтә калмаячак. Төгәлрәк әйтсәк, ел саен Казан агломерациясе буенча – 24 чакрым, Чаллы агломерациясендә 8 чакрым урам юлларын ремонтлау күздә тотыла.

- Татарстанга федераль бюджеттан күпме акча биреләчәк?

- 2019 елда федераль бюджеттан проектка 2,6 миллиард сум юнәлдереләчәк. Шуның 490 миллионы – төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлауга, 1 миллиарды – Казан, 680 миллионы – Чаллы, 432 миллионы Түбән Кама агломерацияләрендә башкарылачак төзекләндерү эшләрен республика белән берлектә финанслауга каралган. 

Әйтергә кирәк, 2019 елда илкүләм проектка, 200 меңнән артык кеше яши торган шәһәр буларак, Түбән Кама агломерациясе дә кертелде. 


- Сүз уңаеннан әйтеп китсәгез иде, Түбән Камада кайсы объектларны программага кертү күздә тотыла?

- Хәзерге вакытта Түбән Кама агломерациясе буенча программа эшләнә. Бүген булган мәгълүматлардан чыгып шуны әйтә алам, бу программага Химиклар проспектын тулысынча, Чистай һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнарын өлешчә ремонтлау керергә тиеш.

Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарның куркынычсызлыгын арттыру өчен аерым эшләр башкарылачак. Әлегә Түбән Кама шәһәрендә шундый өч урын бар.

- Әлеге проект буенча ремонтланачак урамнар исемлеге ничек төзелә?

- Илкүләм проектка кертелә торган объектларны сайлап алу урамның техник торышыннан чыгып хәл ителә. Шулай ук агломерациядә яшәүче халыкның «Халык контроле» системасына яисә Бөтенроссия халык фронтының «Начар юллар картасы»на мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алыначак. Мәсәлән, Казанның Курчатов, Имәнлек, Гадел Кутуй урамнары, Чаллының Автозавод һәм Чаллы проспектлары «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектына нәкъ менә халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып кертелде.

Программа проекты гавәми тыңлауларга чыгарылачак, һәрбер агломерациядә аның буенча халык фикере исәпкә алыначак.

Моннан тыш, республикада күп кенә программалар эшләп килә. Алар бер-берсен кабатламый, ләкин бер үк объект берничә программа нигезендә төзекләндерелергә мөмкин. Алда телгә алынган программалар буенча тәртипкә китерелә торган шактый гына объект башка программалардан да финанслана. Юл программалары аеруча «Парклар һәм скверлар», «Йорт территорияләрен ремонтлау» программалары белән аваздаш.


Татарстанда федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы – 14 507,802 км,

шул исәптән:

1 071,728 чакрым – федераль юллар;

13 436,074 чакрым – төбәк юллары.

Төбәк автомобиль юлларының күп өлеше түбән (IV һәм V) категорияләргә карый – 11 748,947 чакрым яки 87,4 процент.

Муниципаль милектәге юл-урам челтәре 23810 чакрым тәшкил итә.

Казан агломерациясе юлларын норматив хәлгә китерү:

2025 елга – 65 проценттан 85 процентка җиткерү;

Юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны – 73тән 11гә киметү (2016 елгы күрсәткечтән 85 процентка азайту) ниятләнә.

Чаллы агломерациясе юлларын норматив хәлгә китерү:

2025 елга – 50 проценттан 85 процентка җиткерү;

Юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны – 27дән 7гә киметү (2016 елгы күрсәткечтән 85 процентка азайту) күздә тотыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100