Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллин: «Мактаулы исемнәр бирелеп торсын»

news_top_970_100
Илназ Сафиуллин: «Мактаулы исемнәр бирелеп торсын»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Сафиуллинны Артур Mauzer белән Лия Шәмсина туенда очратып, тормышындагы яңалыкларын белештем.

Минем барысы да яхшы. Шәһәр читендә яшибез. Аллаһка шөкер, кызыбыз Алилә үсеп килә. Иҗатка килгәндә, иҗат та бер урында тормый, әкрен генә бара. Әтием, композитор Зиннур Сафиуллинга киләсе ел башында 60 яшь тула. Аның юбилей кичәсенә әзерлек эшләре башланып китте. Узган ел үземнең «15 ел сәхнәдә» дигән концертлар уңышлы гына узды.

Илназ, узган ел ахырында сиңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгәч, социаль челтәрләр «шаулады».

Унбиш ел зур сәхнәдә эшләп, сәләтле балалар өчен бик күп матур җырлар язганнан соң, дәүләт һәм халык тарафыннан шундый бәя бирелүгә бик сөендем. Ә инде социаль челтәрләргә килгәндә, мин андагы фикерләрне һәрвакыт фильтр аркылы уздырам. Чөнки диван артында бәя биреп утыручылар күп, алар булырга да тиеш. Алар белән яшәве кызыграк.

Бик күп кеше тәбрикләде, әти-әниләрем бик шат булды, әлбәттә. Ул – минем үзем өчен дә алга барырга бик зур стимул булды. Мин үземнең тамашачыма, милләттәшләремә бик рәхмәтлемен. Без барыбыз да бер уртак эш башкарабыз – татар телен үстерергә тырышабыз. Ә исемнәр бирелеп торсын. Аларны исән чакта алырга язсын һәм иң мөһиме – берсе дә юкка булмасын.

Илназ Артур һәм Лия белән бик күптәнге дуслар икән. 

Әгәр хәтерләсәгез, мин ун ел буе «Татар-пати» дискотекалары уздырып килдем. Лия, ул вакытта әле кечкенә кыз, әнисе белән шул дискотекаларда җырларга килә иде. Артур белән кайчан танышканыбызны да төгәл генә хәтерләмим. Әмма бик-бик күптән аралашабыз.  Безнең шулай ук «Сәләт» татар форумы өчен иҗат ителгән уртак җырыбыз да бар. Кызганычка, соңгы елларда еш очрашып булмый, ләкин без һәрвакыт элемтәдә. Тормыш иптәшем белән беренче тапкыр Дубайга очкач та, Артурның эш урынына кунакка килеп, аралашып утырдык. Менә бүген дә безне читтә калдырмыйча, якын итеп, туена чакырды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100