«Көтмәде, минем характерны белә»: Илназ Минвәлиевның армиядәге улы хәрби ант биргән
![«Көтмәде, минем характерны белә»: Илназ Минвәлиевның армиядәге улы хәрби ант биргән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/11/13/5e19e6f686eaf685c139ccaae62db733.jpg)
Илназ Минвәлиевның төпчек улы Ильяс армиягә киткән, дип хәбәр иткән идек. Ильяс Оренбург өлкәсендәге хәрби-космик оборона гаскәрләре сафында хезмәт итә.
«Улыбызның хезмәте әйбәт кенә башланып китте. Шушы көннәрдә Ильяс хәрби ант бирде. Тантанасына барып йөрмәдек. Фото-видеоларын карап, сөенеп утырдык. Аларны башка егетләрнең әти-әниләре төшереп җибәргән иде. Әле киткәненә 1 ай гына, аңа ияреп йөреп булмый инде. Ярты ел күрешми торган булсак, барып та кайткан булыр идек. Үзе дә көтмәде, ул минем характерны белә», – диде җырчы «Интертат»ка.
Ильясның хәрби бурычын үтәп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калабыз.
![](https://intertat.tatar/images/uploads/e39ea0917d6806f79a4624bbf416308b.jpg)
Фото: © Илназ Минвәлиев архивыннан