Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев сөенгән: «Армиягә барып кайтсаң, машина алып бирәм, дигән иде»

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев сөенгән: «Армиягә барып кайтсаң, машина алып бирәм, дигән иде»
Илназ Минвәлиевның сторисларыннан

Илназ Минвәлиевның яңа гына армиядән кайткан төпчек улына олы улы Салават машина алып биргән. Җырчы әлеге сөенече белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашты. Аның уллары белән горурлануы әллә каян сизелеп тора.

«Дуслар, ГАИда йөрибез әле. Ильяс улыма машина алып бирде Салават абыйсы. Абыйлы-энеле машинаны учетка куялар.

Шыкылдап торган машина эләкте улыма, номерлары да бик шәп. Салават абыйсына да рәхмәт. «Армиягә барып кайтсаң, машина алып бирәм», – дигән иде, сүзендә торды. Абыйлар менә шулай энекәшләрне карап, барлап торырга тиешләр. Әти урынына каласы кешеләр алар. Исән-сау йөрергә язсын, улым. Безгә мондый машиналар эләкмәде инде. Черек «Пятерка»дан башлаган идек. Салават үзе дә черек машина алып, шуннан яңа машина ясап бетереп, сатты. Хәзер яңаны алды», – дип сөйләгән ул сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100