Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев гаиләсе бүген зур кунак каршы алган. Аларның төпчек уллары Ильяс, армия хезмәтен уңышлы гына үтәп, исән-имин туган якларына кайтып төшкән.
Ильясны вокзалдан Минвәлиевлар зур состав белән каршылаган. Әти-әнисе, абыйлары, эш көне булуга карамастан, якын туганнары да җыелган. Илназ Минвәлиев Ильясның поезддан төшкәнен, «Аллаһка шөкер, кайтып җитте» дип, зур горурлык белән күрсәтә. Аеруча да бер ел буе улын күрмәгән әни кешенең улының кочагына атылган мизгелләре күзгә яшьләр китерерлек. Ильяс үзе дә барысын да бик сагынган, абыйлары, якыннары белән шундый җылы итеп күрешә .
Өйдә Ильясны, инде олы яшьтә булуына карамастан, төн йокламыйча, әбисе дә көткән. Илназ Минвәлиев фото-видеоларны социаль челтәрләргә куйды, бүген, улы кайту хөрмәтенә, Коръән ашы уздырачакларын да хәбәр итте.
.