Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган концерт куярга җыена

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган концерт куярга җыена
Фото: Илназ Минвәлиевнең шәхси архивыннан

Җырчы Илназ Минвәлиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган концертка әзерләнә. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, ул «Аксу» студиясендә Рөстәм Сәрвәров белән җырлар әзерли. Җырчы концертка әзерлектә ярдәм итүчеләргә рәхмәт тә белдерә.

«22 февральдә «Пирамида»да хәрби егетләргә багышланган концерт була. Без аны «Вакыт сыный» дип атадык. Махсус хәрби операция зонасына ярдәм җибәргәндә, кемнәр нәрсәдер җибәрә алмыйча кала. Менә бөтен сәдака шушында керә. Концерт та карарсыз, барыбызга да савабы да булыр», – дип сөйләде җырчы.

Концерттан кергән акча хәрбиләргә гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк.

Илназ Минвәлиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җибәрүдә катнаша. Аның сүзләренчә, алар ярдәм җыялар һәм ай саен 4 фурага төяп җибәрәләр, машиналарны «Резерв» компаниясе бирә.

«Аллаһка шөкер, егетләргә булышып торабыз. Кечкенә улым Оренбург якларында армия сафларында, ә абыйның малае махсус хәрби операция зонасында», – дип белдерде җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 февраль 2024
    Исемсез
    Молодцы, очень хорошее дело затеяли❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100