Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вакыт сыный»: Илназ Минвәлиевның хәрби хезмәттәге егет язмышы турында клибы чыкты

news_top_970_100
«Вакыт сыный»: Илназ Минвәлиевның хәрби хезмәттәге егет язмышы турында клибы чыкты
Фото: Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

Илназ Минвәлиевның көн кадагына багышланган клибы чыкты. Ул «Вакыт сыный» җырына төшерелгән.

Җырның авторлары – Гөлсәрвәр һәм Хәмит Мәткәримов.

«Бер могҗиза кебек сине күрү,

Дөньям яктылыкка чорналды.

Моңлы җырдай йөрәгемә кердең

Яулап алып аның кылларын...» – дигән юллар бар анда.

«Тормышчан җыр. Махсус хәрби операция бару сәбәпле, якыннары белән күрешә алмыйлар бит инде, аннары тыныч тормышта парлы ялгызлар күп: кемдер – ирен, икенчесе – хатынын яратмыйча яши. Менә шул теманы яктырткан шигырь язып бирүен сорап, авторга мөрәҗәгать иттем. Берничә кешегә көй яздырдым. Хәмит Мәткәримов язганы ошады. Бу җыр 2 ел эшләнде, дисәң дә була. Аранжировканы да берничә кешегә ясаттым. Элеккеге «Эссе» төркеменең солисты Нияз Вәлиев язганы ошады.

Аннары клип төшерергә булдык, аны Наил Шәймәрдәнов төшерде. Тинчурин актеры Зөфәр абый Харисовка мөрәҗәгать иттем, ул артистлар белән сөйләште. Елга техникумының ректоры Сәлахов Ильяс Рәхимҗанович та клипта төшәргә каршы килмәде, үз студентлары белән катнашты. Аннары иске фатир, стенкалар эзләп йөрдек. Бик күп хезмәт керде», – дип сөйләде җырчы яңа клибы турында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 февраль 2024
    Исемсез
    Бик шэп клип булган, молодцы👍👍👍❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100