Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Миңнехановның хатыны игезәк кызлары турында: «Кыз артыннан барып, акциягә эләктек»

news_top_970_100
Илназ Миңнехановның хатыны игезәк кызлары турында: «Кыз артыннан барып, акциягә эләктек»
Илназ Миңнехановның шәхси архивыннан

Танылган алып баручы Илназ Миңнехановның хатыны Лиана социаль челтәрдәге шәхси битендә игезәк кызлары туу тарихы турында сөйләгән.

«Без моңа хыялланып ирештек. Чыннан да, бернинди сере һәм рецепты юк. Календарь буенча да исәпләмәдек. 2020 елның мартында өзелгән йөклелектән соң кабат балага узарга ярамый иде.

Сентябрьдә ирем белән спортка язылдым һәм берни турында да белмичә бер ай ныклап спорт белән шөгыльләндем. Соңрак помидорга тоз сибеп, кара ипи белән ашарга ярата башлаганымны сизеп алдым. Брекет куйдыртыр алдыннан тыныч булу өчен даруханәгә барып, иң арзанлы тест алдым, чөнки йөкле булган очракта аларны куярга ярамый. Тест нәтиҗәсе уңай булды.

Шулай итеп, кыз алып кайтабыз дип акциягә эләктек, игезәк кызларыбыз туды. Хәзер без бишәү булдык. Котлауларыгыз һәм матур теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт!» – дип язган бәхетле әни шәхси битендә.

Лиана ире Илназны ювелир дип атаган, әмма «мөрәҗәгать итмәгез», дип кисәткән.

Илназ Миңнехановның игезәк кызлары тууы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100