Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Илназ Миңнехановның игезәк кызлары туган

news_top_970_100
Алып баручы Илназ Миңнехановның игезәк кызлары туган
Илназ Миңнехановның шәхси архивыннан

Танылган алып баручы Илназ Миңнеханов гаиләсендә бик зур куаныч. Илназга тормыш иптәше Лиана игезәк кызлар бүләк иткән. 

«Икенче УЗИда игезәкләр буласын әйткәч, шаккаттык. Улыбызның хәзер ике сеңлесе бар. Үзем исә һәрвакыт өч бала атасы булу турында хыялландым. Ә менә тормыш иптәшем бала тудыру йортына ике генә тапкыр барачакмын диде. Менә Аллаһы Тәгалә безне ишетте», - дип сөйләде «Интертат»ка Илназ, куанычын яшерә алмыйча. 

Илназ белән тормыш иптәше Лиана Ансель исемле малай үстерәләр. Дүрт яшьлек Ансель дә әти-әнисеннән үзенә иптәшкә кыз алып кайтуларын сораган булган.

Миңнехановлар гаиләсен бу сөенечле вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сабыйларыгыз сау-сәламәт, пар канатлы булып үссен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100