Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов Хәмдүнә Тимергалиева белән бер атна элек төшерелгән видео күрсәтте

Халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 14 сентябрьдә 71 яшендә вафат булды.

news_top_970_100
Илназ Гарипов Хәмдүнә Тимергалиева белән бер атна элек төшерелгән видео күрсәтте
Салават Камалетдинов

Илназ Гарипов Хәмдүнә Тимергалиева үләргә бер атна алданрак төшерелгән видеоны күрсәтте.

«Авыр… „Кара әле, апаем“, - дип башлый иде сүзен, җаным… Бер атна элек кенә төшкән идек бу видеога… Урыныгыз җәннәттә булсын, Апаем… Легенда китте…» — дип яза Илназ.

Видеода: «Мин бит тегеләрне тетәм, турыга чәпим», — ди Хәмдүнә апа.

Илназ комплимент әйтә. «Бигрәк яшь күренәсең әле син», — ди.

«Ник картайым, ди. 72 яшьтә болай булгач», — ди Хәмдүнә апа, үзе чәчләрен төзәткәли.

  • Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып хезмәт куя. 1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында меңләп җыр бар, шуларның 200е татар халык җырлары.
  • Җырчы турындагы якты истәлекләрне «Интертат» барлады.
  • Хәмдүнә Тимергалиева үләр алдыннан, Хәния Фәрхинең сеңлесе төш күргән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100