news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин: «Туйдан соң беренче төн өчен булса да өйләнергә була икән!»

news_top
Илнат Фәрхуллин: «Туйдан соң беренче төн өчен булса да өйләнергә була икән!»
Фото: "Татар-информ"

Регина һәм Илнат Фәрхуллиннар шушы көннәрдә гөрләтеп туй иткән иде. Иҗади гаилә, туй мәҗлесеннән соң, бик тә матур кунакханә номерында уянган. Илнат үзенең хис-кичерешләре турында язылучыларына да сөйли.

«Барыгызга да хәерле иртә. Бер әйбер әйтәсе килә. Ничек атала әле ул туйдан соң беренче кич? «Беренче төн» дип аталамы? Кыскасы, туйдан соң шушы төн өчен булса да өйләнергә була икән! Искиткеч икән ул! Кем аны уйлап тапты икән!» – дип сөйли җырчы видеоларда. Ә ахырдан, шаяртып, комментарийларга: «Шундый шәп йоклаганмын. Алай йоклаган юк иде! Миңа бик ошады!» – дип тә өстәп куя.

«Әле аннан соң ширбәт ае. Анда ай буе йоклыйсың», «Зөфаф киче дип атала ул. Сезнең инде күптән үткән», «Җәннәт киче ул», «Хатының балкый, димәк, кич, чыннан да, яхшы үткән», – дип язалар Илнат белән Регинага сәхифәләрен карап баручылар.

«Мондый әйберләр турында сөйләмиләр. Хатыныңның да, синең дә беренче төнегез түгел бу, андый төннәрегез бик күп булган инде»; «Илнат, беренче өйләнгәндә яшь булгансыңдыр, аңлап бетермәгәнсең. Хәзер генә рәхәтен татыгансың. Бик ошап китеп, тагын өйләнү турында уйлый күрмә. Азаккы булсын, бәхетле яшәгез», – дип язып калдыручылары да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар