Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин концерт вакытында күбәләк булып «оча» башлаган

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин концерт вакытында күбәләк булып «оча» башлаган
"Татар-информ" архивы

Соңгы вакытта үзенең хисле җырлары белән популярлашып киткән Илнат Фәрхуллин концерт вакытында тамашачы өстенә сикергән. Ул «Күбәләк» җырын тыныч кына башкара алмый, әле бию хәрәкәтләре белән шаккатыра, әле «очып күрсәтә».

Социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган яңа видео астына «күбәләк очты» дип язган җырчы. Видеода күренгәнчә, җырчы дискотекада чыгыш ясаган һәм, кулларын җәеп, яшьләр өстенә сикергән. Аны яшьләр тотып калган һәм кире сәхнәгә бастырып куйганнар.

Видеоны караучыларның күпчелеге рәхәтләнеп көлгән смайликлар һәм «ут» билгесе калдырган.

«Дөрес үк очмадың. Калган концертларда да кабатларга кирәк», – дигән комментарий да бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100