news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиев: «Мин кайттым, китмәскә дип кайттым»

news_top
Илнар Сәйфиев: «Мин кайттым, китмәскә дип кайттым»
Салават Камалетдинов

Илнар Сәйфиев үзенең иң популяр җырларының берсе «Талбишек» җырын яңартып яздырды. Аны хәзер барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.

«Бу җыр – тамашачы күңеле белән минем күңелне бәйләп торучы иң ныклы күпер. Кайда гына барсам да, «Талбишек»не җырлатмыйча җибәрмиләр. Легендар авторлар Роберт абый Миңнуллин сүзләре, Оскар Усманов көе. Әле шуны уйлыйм, ничек шушы җырларымны, моңнарымны калдырып, берничә ел элек, «сәхнәдән китәм» дигән уйны башыма кертә алганмын икән мин, ә? Ярар, шулай кирәк булгандыр, димәк. Иҗаттан ял итеп арыгач, таулар күчерерлек энергия белән «мин кайттым» дип әйтәсем килә. Китмәскә дип кайттым. Мин – талбишектә үскән егет, җырламыйча яши алмыйм», – дигән Илнар.

Җырчы берничә ел сәхнәләрдә күренмәде, югалып торган иде. Хәзер инде ул ныклы адымнар белән янәдән эстрадага кереп килә, концертлары да озак көттермәс. Җырчы «Интертат»ка югалып торуының төп сәбәбе – гаилә кору һәм балаларымның үскәнен күрәсе килү икәнне сөйләгән иде. Шулай ук ул сәхнәгә кире кайту җиңел булмавы, кайбер җырчыларның үзенә карата мөнәсәбәте үзгәрүе, мәсәлән, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразоваларның үзе белән дуэт башкарудан баш тартуларын да әйтеп үткән иде.

Илнар Тямаев белән дуслашкан ахрысы инде, беркөнне Фирдүснең өендә репетиция ясап утыра иде. Бәлки, Илнарны Тямаев концертларында күреп булыр?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар