Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Миранов сәхифәсенә традицион булмаган ориентациядәге кешеләр билгесен куйган

news_top_970_100
Илнар Миранов сәхифәсенә традицион булмаган ориентациядәге кешеләр билгесен куйган

Җырчы Илнар Миранов социаль челтәрдәге сәхифәсенә ЛГБТ билгесе - традицион булмаган ориентациядәге кешеләр куллана торган символика - салават күпере төсләрендәге флагны куйган.

Җырчының сәхифәсендәге үзгәрешләргә «Иптәшләр.Татарлар» телеграм каналы игътибар иткән. «Әлеге билге белән Миранов үзенең ориентациясен таныганмы?» - дип яза телеграм канал. «Безнең татар эстрадасында беренче каминг-аут бугай», дип язган «Рассказы о смешной России» каналы. (Каминг-аут дип традицион булмаган сексуаль ориентациядәге кешенең үз теләге белән үзенең ориентациясен – гомосексуалист, лесбиянка һ.б. булуын әйтәләр).

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, Илнар Мирановның үзенә шалтыраттык.

«Гап-гади флаг. Мин сәхифәләремә үземә нәрсә ошый шуны куям. Бу - күбәләкләр, флаглар. Шуңа күрә ул бернәрсәне дә аңлатмый», - диде ул.

«Салават күпере төсендәге флагның трансгендер кешеләр билгесе икәнне белә идегезме?» - дигән сорауга Илнар:

«Юк, белмәдем. Салават күпере ул салават күпере инде. Минем өчен бу бернәрсә дә сөйләми. Бәлки, минем кәефем белән бәйләп аңлатып буладыр. Без иҗат кешеләре барыбыз да шундый - бүген бер, иртәгә икенче төрле», - дип җавап бирде Илнар Миранов «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100