Җырчы Ильмира Нәгыймова «подписчиклары»ның сорауларына җавап биргәндә бертуган сеңлесенең сәламәтлеге турында да әйтеп киткән. Ильмираның сеңлесе йөрәгенә 4 тапкыр операция ясаткан икән. «Тиздән 5нче операция көтелә. Аның йөрәгендә электрокардиостимулятор», – дип җавап язган җырчы, якын кешесенең сәламәтлеге белән кызыксынучыга.
Ильмира сеңлесе белән бик якын мөнәсәбәтләрдә. Гастрольләргә киткәндә, ул аңа тыныч күңел белән балаларын калдыра. «Балаларны бертуган сеңлем карый. Ул – аның төп эше кебек. Алар Чаллыда», – дип сөйләгән иде җырчы бу хакта «Интертат»ка.
Ильмира Руслан Кираметдинов белән аерылышып йөргән вакытта да сеңлесенең бик борчылуы, аның йөрәге белән проблемалары булуы хакында әйткән иде.