Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова гастрольләрдә чакта аның балаларын кем карый?

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинның концертында очраштык.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова гастрольләрдә чакта аның балаларын кем карый?

«Миңа барыбер»

Концертлар сезоны ачылды. «Сольник»ларга әзерлек барамы?

Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанда булачак концертларыма әзерләнәм. Билетлар да сатыла, Аллага шөкер. 

Марат Яруллин белән бергә башкарган «Соңгы бию» җырыгыз танылды. Аны башкарачаксызмы?

Әйе, Марат концертыма чакырулы. Тагын бер дуэт булачак әле.

Җырчы Руслан Кираметдинов булачакмы соң?

Юк.

Син негативтан читләшә беләсеңме?

Иммунитет барлыкка килде инде хәзер. Миңа барыбер.

Ни белән тамашачыны шаккатырырга уйлыйсың?

Яңа образларымны, җырларымны тәкъдим итәчәкмен. Шаккатыру дип… Кирәкме соң ул? Моңым, сәләтем бар. 

Композиторлыкка вакытың җитәме?

Вакыт җитеп бетми. Утырырга кирәк… Көй тиз арада тумый. 

Казанга күчәргә теләгең бармы?

Теләк кенә түгел, максат һәм план – шул. Әмма хәзерге көннәрдә иртәгә ни буласын белмибез. 

Балалар син гастрольләрдә булганда Чаллыда яшиме? «Няня»ң бардыр?

Бертуган сеңлем карый балаларны. Ул – аның төп эше кебек. Алар Чаллыда. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100