Ильмира Нәгыймова соңгы вакытта социаль челтәрдәге сәхифәсендә мөслимәләр киемнәре сайлаганын күрсәтте. «Тормышымдагы мөһим вакыйгага әзерләнәм. Тиздән белерсез», – дип хәбәр иткән иде ул.
Ниһаять, бу көн җиткән! Ул җырчы Алсу Фазлыева белән бөтен дөнья мөселманнарының изге шәһәре Мәдинәгә барган. Алар шәһәрдә экскурсиядә булган. Җырчы анда күп катлы йортларның бик якын урнашуын күрсәтә.
«Мәдинәдә мәчет янында утырам – кем нишли, намаз вакыты узды. Монда теләкләр кабул була, бер секундны да әрәм итәргә ярамый. Аллаһтан гафу үтенәсең, теләкләреңне телисең. Көнебез әлегә шулай уза. Миңа монда бик рәхәт, күңелемә тыныч. Энем өчен «җаны тыныч булсын» дип сорыйм. Абыем-апам өчен, урыннары оҗмахта, җаннары тыныч булсын, дип сорыйм. Монда килү теләгем зур иде. Сезгә дә елга бер булса да бирегә килеп китәргә киңәш итәм», – ди җырчы, күз яшьләре аша.
Ильмира Нәгыймова өч бертуганын – апасын, абыйсын һәм энесен югалткан.