news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «25 яшендә апам үлде… 34 яшендә – абыем… 25 яшендә – энем...»

news_top

Ильмира Нәгыймованың бертуган энесе махсус операциядә һәлак булуы турында язган идек. Җырчы энесенең элемтәгә чыкмый башлавы турында җәй ахырында сөйләде. Инде менә авыр хәбәр килгән…

Артист сторисларында энесенең соңгы тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан вакытыннан фотолар белән бүлешә. Ильмира Нәгыймова әйтүенчә, ул үзенең исән кайтмаячагын сизенгән.

«Авыр… 25 яшендә апам үлде… 34 яшендә – абыем… 25 яшендә – энем. Соңгы кайтуы булды. Сизенде..» – дип яза җырчы. Энесе апасына: «Кире кайтып булмаса, әти белән әнине кара. Мин сезне бик яратам», – дип тә әйтеп калдырган.

Җырчының гаиләсенә, әти-әнисенә сабырлык телибез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2025
    Исемсез
    Урыны ожмахнын турендэ булсын,эти энисенэ ,туганнарына аллахы сабырлык,туземлек бирсен.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар