Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова ялга китә: «Беренче тапкыр чит илгә барам»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова ялга китә: «Беренче тапкыр чит илгә барам»

Җырчы Ильмира Нәгыймова тагын ялга китә. Бу юлы чит илгә. 

«Хәерле төн дусларым. Иртәгә, Аллаһка тапшырып, беренче тапкыр чит илгә ялга китәм… Соңрак барысын да күрсәтермен», – дип яза ул. 

Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышыр алдыннан җырчы «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә: «30 яшемә җитеп, чит ил күргәнем юк, балалар белән чыкканым юк. Быел чит ил паспорты ясаттык, әмма Руслан үземне генә җибәрми. Үзе чыга алмый. Шуңа күрә минем чит ил дә күргән юк, гел эш, эш, ипотека, кредит», – дип сөйләгән иде. Ниһаять, Ильмира хыялын чынга ашырган – диңгез ярына киткән. 

«Изге юллар! Балалар кем белән кала?» – дип кызыксынган аның телеграм каналын карап баручылар. 

«Минем белән калалар. Сезгә нәрсәгә инде ул?» – дип язган бер Ринат исемле егет. 

«Балалары кая барса да караулы. Әтиләре, апалары бар. Молодец, Ильмира, яшь чагыңда дөнья күреп кал, олыгайгач бик йөрисе килми ул. Изге, хәерле юллар сиңа», – дип тә җавап биргәннәр. 

«Әтиләре эчә бит, нигә ышанып калдырып киттең?» – дип борчылган бер ханым.

Ләкин балалары кайда икән, Ильмира кем белән ял итә икән дип кайгырырга бер дә кирәкми. Башта интрига ясаса да, җырчы  самолетка балалары белән утырган сторисларын күрсәтте. Уку елы башланыр алдыннан Ильмира балаларын да ял иттереп кайтырга булган.

«Хәерле яллар. Күрмәгән җирләр күреп, ашамаган ризыклар ашап, кичермәгән хисләр кичереп, яхшылап шәп итеп ял итәргә язсын», – дип матур теләкләр юллаганнар аларга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100