Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «Минем балаларыма кагылмагыз»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «Минем балаларыма кагылмагыз»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ильмира Нәгыймованың  кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турындагы посты астында 400гә якын комментарий калдырганнар. Араларында җырчының бәхетле булуын теләгән матур сүзләр дә, элекке ире белән яңа аерылышуына карамастан, кияүгә җыенуын тәнкыйтьләүчеләр дә күп.

Ильмира аларның күбесенә шаян-шаян итеп җаваплар кайтарган. Ә менә балаларын да искә алып язган комментарий ияләренә аерым игътибар күрсәткән, аларга кагылмаска кушкан. 

«Бүген нәрсәләр генә укымадым. Ник минем балаларыма кагыласыз сез? Аларның әтиләре исән-сау. Сездән киңәш сорап торучылардан түгел мин! Үз тормышыгызны рәткә китерегез. Балаларым да, үзем дә – бүгенге көндә бик бәхетлебез. Дөньяларыбыз гына тыныч булсын иде. Бер көнлек дөньяда яшибез. Бүген бар, иртәгә юк...» – дип язган ул сторисларында.

Ильмираның сторисларын кичә 60 меңгә якын кеше караган. «Менә никадәр кешегә кызык минем шәхси тормышым», – дип күрсәткән ул сәхифәсенең статистикасын. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100