Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Төшемә үлгән кешеләр керә...»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Төшемә үлгән кешеләр керә...»

Ильмира Нәгыймова иҗатын яратучыларга сәламәтлеге белән проблемалары булу хакында сөйләгән иде. Җырчы паник һөҗүмнәрдән иза чигә, аңын җуюга хәтле барып җитә икән.

Ачылып сөйләп, күңелен бушатканнан соң, җырчыга дуслары бихисап күп киңәшләр юллаганнар. Ильмира үзенә ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерә.

— Күпләрегез, бу — ковидтан соң була торган халәт, дип яза. Ел, ел ярымнан соң шулай була икән. Калкансыман бизне тикшерергә кушалар. Тикшерттем, барысы да әйбәт. Иртәгә йөрәгемне тикшертергә барам. «Өшкертергә бар, балакаем», — дип бик күп язалар. Әби-бабайлар, күрәзәчеләрнең номерларын җибәрәләр.

Җомга көнне мәчеткә дә барып кайтам, Аллаһы боерса. Чөнки соңгы вакытта төшемә үлгән кешеләр бик күп керә. Әгәр сиңа бозым ясасалар, төштә егыласың икән. Андый хәл дә булды. Әлбәттә, андый әйберләргә ышанмаска тырышам. Дога укып тынычланам.

Соңгы вакытта абыем төшкә керде (ред.: җырчының абыйсы моннан 2 ел элек ковидтан вафат булды). Эльмира Сөләйманова 2 тапкыр төшемә керде. Беренчесендә үзе янына чакырды, хәтта. Син бит исән түгел, дип уйлыйм үзем, синең яныңа бармыйм, минәйтәм. Берсендә егылып уянып киттем, — дип сөйләгән җырчы.

Азрак тынычлану өчен, «подписчик»лары киңәше белән, Ильмира кадак терапиясе уза башлаган.

Ильмира Нәгыймова кичә тагын бер күңелсез хәбәр җиткергән иде: аның бертуган энесен махсус операциягә алып китәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100