Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова тагын ял итәргә киткән. Бу юлы кем белән?

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова тагын ял итәргә киткән. Бу юлы кем белән?
https://vk.com/nagimovaa_offical

Җырчы Ильмира Нәгыймованың әле яңа гына Сочида ял итеп кайтуы турында язган идек. Җәйнең ямьле көннәрен бушка үткәрергә җыенмый, ахры – Ильмира тагын ял итәргә киткән. Бу юлы ул туган авылыннан ерак булмаган «Ижминводы» шифаханәсен сайлаган. Тамашачысы Ильмираның җылы якларда балаларыннан башка гына ял итеп йөрүен бик нык тәнкыйтьләгән иде. «Бу юлы балалар белән», – дип тынычландырырга ашыккан ул үзенә ябырылырга әзер торган хейтерларын.

Ләкин әче телле хейтер-апалар бу юлы да әйтер сүз тапкан.

«Мин балалар белән төшкән фотоларны куймыйм, Руслан гына куя дигән иде. Менә бит, үзе дә куйган әле»;

«Бик нык арыган икән, гел ялда! Руслан эшләп хәлдән тая, ә ул ул акча туздыра. Нык булган «чибәркәй» инде», - дигәннәр.

«Молодец, жаныем! Әни – әни шул инде. Әнә аталары чираттагы сөяркәсе белән ял итеп йөри. Шулай йөрмәсә, халык белмәгән дә булыр иде. Күрә алмыйм шундый артистларны. Сезгә киләчәктә күңел тынычлыгы телим»;

«Рәхәтләнеп ял ит балаларың янында. Ана кешегә бу дөньяда анадан да кадерлерәк ни бар соң? Ир белән аерылышу да бик авыр хәл бит ул. Аерылып карамаганнар белми аны. Булдыра, балаларын ташламый бит, ял итәргә алып килгән. Авыр сүзләр белән күңелен яраламагыз»;

«Балалар әниләре белән яши. Аңа куйса да килешә. Ә Руслан балаларны әллә нигә бер ала, публикага уйный. Бер гаилә булып яшәгәндә яхшы әти булырга кирәк, аерылышкач айга бер алып түгел», - дип яклаган кайберәүләр Ильмираны.

Ильмира Нәгыймова «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә моңа кадәр үзенең ял итәргә мөмкинлеге булмавы хакында сөйләгән иде. «Без Руслан белән эш-эш дип яшәдек. Фатир, машина алу өчен тырышырга туры килде. Без үзебез сәнәктән көрәк булган кешеләр. Авылга кайтып ял итсәк, шуның белән канәгать була идек. Ә хәзер барыбер кешедән күреп барасы килә. Гел дөнья куып кына яшәү дә авыр, азрак бушанасы, ял итәсе иде», – диде ул. 

 

Фото: © https://vk.com/nagimovaa_offical

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100