Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймованы балаларыннан башка ял итәргә баруда гаепләгәннәр

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймованы балаларыннан башка ял итәргә баруда гаепләгәннәр
Фото җырчының "ВКонтакте" битеннән

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылу тарихын һәм хәзерге тормышларын халык әле дә күзәтүен дәвам итә, киңәшләрен дә кызганмый.

Хәзерге вакытта Ильмира Нәгыймова Сочида ял итә һәм виртуаль дусларына фотоларын күрсәтә. Ә әче телле киңәш бирүчеләргә шул гына кирәк тә.

«Каникулда балалар белән барса яхшырак булыр иде. Түзмәгән инде»;

«Балаларыгыз кайда? Ник, аларның да ял итәселәре килмимени? Үзегезне генә уйламагыз инде, хатын-кыз беренче чиратта балаларын уйлый торган иде»;

«И, Ходаем, кычыткан чыпчыгы! Ял итәр сезон да түгел бит әле»;

"Балаларын тәрбияләргә уе да юк, ире балалар янында", - кебек комментарийлар ике йөздән арткан.

«Бер Ильмира белән Руслан гына аерылганмыни бу дөньяда?! Көнче кешеләр җыен юк-бар яза. Апаем, рәхәтләнеп яшә, уйлап та бирмә», «Ильмира ял итәргә лаек», - дип җырчыны яклаучылар да табылган.

«Кеше баласында ни эшегез бар, үз балаларыгызга акыл бирегез», «Җыен пычрак сүзне олы яшьтәге ханымнар язып утыра. Сезнең эшегез юкмы әллә? Бакчада казыныгыз, оныклар карарга булышыгыз», «Ильмирага ничек яшәргә кирәген беләләр. «Артык акылларын» кая куйсыннар, өйрәтәләр инде», – дип комментарий калдыручыларга: «Ильмира үзе чүп таратып, бөтен дөньяны тутырды да, хәзер бөтенесе акыл өйрәтә инде. Ишеге бикле булса, кагылмаслар иде. Хәзер укысын инде, яхшысын да, яманын да», – дип җавап биргән берәү.

Ильмираны хурлап, Русланны жәлләп язучылар арасында бәхәс кызган, алар хәтта үзара талашып киткән.

«Сүз Руслан турында бармый. Аны кызганасы юк. Талантлы, тавышы бик матур аның, үзе дә бик чибәр, аның белән авыз чайкамагыз әле. Руслан кебек булырга кирәк әле. Борчылмагыз сез аның өчен, ул беркайчан да югалмас. Бер сүз әйтеп булмый, Руслан Руслан инде ул», – дип язган тугры тамашачы.

Ильмира Нәгыймованың ялга китүе турында язган идек.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100