news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Русланны мактый: «Юкка гына ун ел яшәмәгәнмен икән»

news_top

Җырчы Ильмира Нәгыймова сторисларында элекке ире Русланга карата хөрмәте артуы һәм аның белән дуслар булып яшәргә теләве турында белдергән. Ильмира Русланның соңгы вакытта биргән әңгәмәләрендә үзе һәм Марат Яруллинга кагылышлы ситуация турында бер сүз дә әйтмәвен чын ирләрчә адым дип бәяли.

Дуслар, мин шокта. Элекке ирем интервьюларында миңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Зур хөрмәтем аңа. Мин киресенчә булыр, алар икесе берләшеп, миңа каршы чыгарлар дип уйлаган идем.

Молодец. Әлбәттә, кире кайтулар булмаячак, ләкин мин аның белән дус булып калыр идем. Чөнки уртак балаларыбыз бар. Мин шокта. Ул барлык сорауларга да дөрес җавап биргән. «Бу хакта ишетәсем дә килми, берни белмим», – дигән. Лаеклы ир-ат шулай җавап бирергә тиеш. Мин кеше белән юкка гына ун ел яшәмәгәнмен икән, – ди Ильмира. Бу темага:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 май 2026
    Исемсез
    Кушыла алмасагыз да дус булып, балаларга ата-ана җылысы, тәрбиясе бирсәгез иде. Балаларга әти кеше җитми, шуңа күрә бер чит адәмгә сыенырга мәҗбүр булалар сабыйлар. Дуслашыгыз, һәр кешенең дә кимчелеге була, ә балаларга нинди булса да үз әтисе кирәк!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар