news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «4 ел очраштык»

news_top
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «4 ел очраштык»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларга ачыктан-ачык җавап бирергә булган. Социаль челтәрдә язылучылары бик күп сораулар яудырган, ә Ильмира серләрен ачкан.

Марат Яруллин үз концертларында сезнең якка төрле сүзләр әйтә, ничек карыйсыз моңа?

Ачылырга вакыт. Без Марат белән 4 ел очраштык. Бәлки, шуңадыр.

Марат белән сторислар кайчан була?

Хәзер инде беркайчан да булмый.

Нишләп аерылыштыгыз?

Характерлар туры килмәде.

Сез бик матур пар идегез. Фанатлар аккаунтында сезне яраталар иде.

Мин дөресен әйтергә булдым, чөнки алдашырга яратмыйм. Нигә мөнәсәтләрне яшердек? Үзебезнең «поклонникларны» һәм «поклонницаларны» югалтудан курыктык.

Марат белән Русланны чагыштырып булмый, Руслан әйбәтрәк, чын ир-ат һәм әти.

Икесе дә «ничаво». Русланнан соң үземә: «Артистлар белән башка очрашмыйм», – дигән идем. «Башка беркайчан да» булды бу. Хәзер икенче тапкыр әйтәм – беркайчан да.

Энегез турында авыр хәбәрләр килгәч, Марат терәк булдымы?

Әйе, ул вакытта янымда булганы өчен мин аңа рәхмәтле.

Сорап килсә, Маратка икенче шанс бирәсезме?

Егетләрдә барысы да гади. Мин беләм, аның янында «та самая». Бәхетле булсыннар.

Руслан белән утырып сөйләшеп, дуслар булып аралашып яшәр идегезме?

Әйе, тик ул мине күрә алмый бугай, ә миңа барыбер, – дип җавап биргән җырчы.

Ильмира үзенең хәзер мөнәсәбәтләрдә булмавын да яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар