Ильмира Нәгыймова чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. «Шомыртлар» җырында ул «киттең, киттең, ник киттең» дип өзгәләнә.
Җырчыны беренчеләрдән булып иҗатташ дусты (дусты гынамы икән) Марат Яруллин котлаган. «Премьераң белән! Киттем инде, гафу», – дип язган ул үз сәхифәсендә. Ильмира Нәгыймова да Марат Яруллинны премьерасы белән котлаган иде.
Яңа җырның авторлары – Айнур Сабирҗанов һәм Гөлфия Шакирова.