Татар эстрадасында Ильмира Нәгыймова белән «Соңгы бию» җырыннан соң популярлашкан Марат Яруллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Гүзәлем» дип атала.
«Мин инде, Гүзәлем түгел. Шулай да премьераң белән, сине», – дип язган җырчы Ильмира Нәгыймова.
Яңа җырны яшьләр яраткан, инде үзләре җырлап, видеога төшереп, Марат Яруллинга җибәргәннәр. «Дуслар, мин беләм, җыр күңелегезгә хуш килде. Шуңа сезгә бүләк әзерләдем», – дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчы Казанның Совет районында бер диварга «Гүзәлем» дип язып куйган һәм кем дә кем шул урынны табып, шунда бии – аны бүләкләргә вәгъдә итте.