Ильмира Нәгыймованың рейтингы янә югарыда. Кичә җырчы бик озак вакытлар Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләрдә булуы һәм бу мөнәсәбәтләргә нокта куюы турында сөйләп, халыкны шаккатырды.
Инде Ильмира социаль челтәрләрдә сөйгәненә хушлашу хаты язган. Постын уртак, берсеннән-берсе җылы, матур фото-видеолар белән дә бизәгән.
«4 ел аз вакыт түгел. Минем әлеге кешегә тормышымда булганы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә күпме авырлыклар уздык. Күп мизгелләр булды, алар арасында бәхетлеләре күбрәк. Без бер-беребезгә тормышта гына түгел, иҗатта да терәк булдык. Ләкин шулай була – кешеләр кайвакыт аерылыша.
Бу пост истәлек булып калсын.
Мин сине рәнҗеткән булсам, гафу ит, Марат! Мин сине очратып, гашыйк булганда, син рюкзак күтәреп Казанга килгән гап-гади егет идең. Ә хәзер – йолдыз. Иҗат юлыңның башында янәшәңдә булган кешеләрне онытма Бәхетле бул!
Синең моңлы тавыгың», – дигән җырчы.
Искә төшерәбез, Ильмира моннан 4 ел элек элеке ире Руслан Кираметдинов белән дә шулай шау-шулы рәвештә аерылышкан иде.