news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга үзенең җырларын башкаруны тыярга җыена

news_top
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга үзенең җырларын башкаруны тыярга җыена
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова Марат Ярулллинга үзе иҗат иткән җырларны башкаруны тыярга җыена. Ул аларны барлык музыкаль мәйданчыклардан алуын таләп итәчәк. Ильмира мондый карарга Маратның үзе белән очрашкан дәвердә башка кызларның да башын әйләндерүен, ягъни, хыянәт итеп йөрүен белгәннән соң килгән.

Шушы көннәрдә Ильмира Нәгыймова дүрт ел Марат Яруллин белән очрашып йөрүен, ләкин бу елның гыйнварында бу мөнәсәбәтләргә нокта куюын сөйләгән иде. Җырчы Маратка багышлап матур пост та язды. Ләкин, әлеге хәлдән соң, Ильмирага башка кызлардан бихисап күп хатлар килә башлаган. Алар барысы да шушы дүрт ел эчендә Марат Яруллин белән очрашуларын әйткәннәр, Ильмирага Марат белән язышкан смсларының скриннарын җибәргәннәр. Аларда Марат Яруллин кызларга үзен Ильмира белән бернәрсә дә бәйләмәве, аның бары тик сәхнәдәш дусты гына булуы турында әйтә, аларны очрашуларга чакыра.

«Барлык смсларны да күрсәтергәме, юкмы дип уйлыйм. Барысы да үзгәрде, мин кичә тагын бер нәрсә белдем. Ичмасам, гафу үтенмәсме дип, Маратка җибәргән идем, ул мине кара исемлеккә куйды. Мин хәзер аңа үземнең җырларымны башкаруны тыярга уйлыйм. «Минем серем» һәм «Мәктәп еллары» җырларын барлык музыкаль мәйданчыклардан алсын.

Инде икенче тәүлек ашый алмыйм. Йөрәгем яна. Кыланчык, минем белән алай кыланырга ярамый. Син күпме кызларны рәнҗеткәнсең икән. Хәзер инде мин ни өчен мөнәсәбәтләрне сер итеп сакларга теләгәнеңне аңладым. Ә мин, юләр, карьерага начар тәэсир итә дигәнеңә ышандым», – дип язды бу хакта Ильмира үзенең аккаунтында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2026
    Исемсез
    Ильмира, була торле хэл, шул хэтле урталма, йорсен, баласы да калыр але
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар